Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Барлык хаталарны хәзер коронавируска сылтаячаклар"


Радий Хәбиров

"Стратегик коммуникацияләр агентлыгы" "Эчке сәясәт факторы буларак коронавирус" дигән хисап чыгарды. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавирус белән көрәш тарихында иң күп "очколар югалтучы" төбәк башлыкларының берсе буларак билгеләнгән.

Хисап авторлары фикеренчә, моңа сәбәп булып Уфадагы Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе һәм "республиканың кайбер башка дәвалау һәм социаль оешмаларында" коронавирус инфекциясе кабынуы тора. Шул ук вакытта "Сәяси конъюнктура үзәге" социаль челтәрләрдә еш телгә алына торган төбәк башлыклары бишлегенә Хәбировның да керүен әйтеп, тәнкыйть ителгән Русия субъекты башлыклары арасында Хәбировны 24нче урынга куйган.

"Idel.Реалии" сәясәт белгече Дмитрий Михайличенко белән Башкортстан хакимиятенең коронавирус эпидемиясенә каршы ничек көрәшүләре һәм бу хәлдән нинди сәяси нәтиҗәләр белән чыга алулары турында сөйләште.

— Мондый рейтингларны президент идарәсенең теге яки бу губернаторга төбәгегездә барысы да мактанырлык түгел дигән ишарә ясау дип кабул итәргә кирәктер, — ди сәясәтче. — Бу очракта әлеге ишарә бик ачык ясала — губернаторның эпидемиягә каршы көрәше нәтиҗәле алып барылмый. Ләкин эпидемия сәбәпле килеп чыккан гадәттән тыш хәлнең масштаблы булуы һәм мәгълүмат сәясәтенең федераль үзәк өчен алдан ук отышлы ясалуы губернаторлар рейтингы төшүгә китерә. Федераль үзәк барысы белән дә идарә итә, эпидемия белән көрәштә контроль алып бара, ә Мәскәү, Татарстан, Чечня, Туланы санамаганда эшне башкаручы төбәк губернаторлары барысы да пешка категориясенә эләгә. Эпидемия белән көрәштә халык канәгатьсезлеге дә, федераль үзәк шелтәләре дә төбәк җитәкчеләре башына төшә.

— Теге яки бу губернатор яисә төбәк министрын эштән алып атасың, халык сөенәчәк кенә, бик уңайлы вазгыять. Мондый көчле эпидемия һәм хакимиятнең аңа әзерсезлеге сәбәпле эшләр бары ниндидер гади түрәләрнең (стрелочник) эштән алынуы белән генә тәмамланмаячагы алдан ук аңлашыла иде инде.

— Бер яктан бу шулай. Соңгы ике айда гына да Үзәк федераль бүлгедә берничә өлкәнең сәламәтлек саклау министры эшеннән алынды. Барлыгы Русиядә яз көнендә генә 11 министр һәм сәламәтлек саклау департаменты башлыгы алмашынды.

Әмма губернаторларны алмаштырмаслар кебек, һәрхәлдә эпидемиология хәленең нормальләшүенә кадәр. Коми республикасы башлыгының эшеннән китүе (шулай ук республиканың сәламәтлек саклау министры алынуы) – чыгарма. Губернаторларга эпидемия белән көрәш һәм Конституциягә тавыш бирү мәсьәләсеннән тыш, башка проблемнарны, аеруча икътисади мәсьәләләрне хәл итү кирәк. Күп кенә җитештерү тармаклары эшчәнлеге туктау, салымнар җыелып бетмәү һәм сәламәтлек саклауның матди базаларын ныгыту өчен өстәмә акчалар таләп ителү сәбәпле, төбәк бюджетлары шактый зыян күрде.

Төбәк хакимияте структураларында эчке киеренкелек шактый көчле һәм бу, әлбәттә, эчке элита арасындагы көрәшнең көчәюенә китерә. Үз чиратында әлеге хәл кайбер губернаторларның позицияләренең көчсезләнүенә сәбәп була.

— Ягъни Радий Хәбировка алдан эшеннән җибәрү янамый?

— Киресенчә, аның дәрәҗәсе арта гына бара кебек. Карагыз, федераль үзәк пандемияне җинү өчен республикага шактый акчалар бирә. Мин аның федераль дәрәҗәдәге ассиметриясен билгеләр идем: аны яклаучылар булган кебек, өнәп бетермәүчеләр да бар.

Шулай да илнең беренче кешесе – Владимир Путин алдында ул берничә тапкыр үзен начар яктан тәкъдим итте. Апрельдә РКБда коронавирус инфекциясе кабынуы төп сәбәп булып тора. Президент бу хәлгә канәгатьсезлеген белдереп Хәбировка: "Учаклар гадәттә безнең эшләп бетермәвебез, нәрсәнедер күреп бетермәвебез, вакытында тикшереп өлгермәвебез сәбәпле килеп чыга", диде. Мөгаен команданың эпидемия вакытындагы кайбер җитешсезлекләренә караганда да Хәбировны бу хәл күбрәк борчуга салгандыр, чөнки губернаторның президент белән шәхси мөнәсәбәтләр факторы аерым әһәмияткә ия.

Шулай да, бу сорауны тәмамлар өчен шуны әйтәсем килә – Хәбировны вазифасыннан вакытыннан алдан җибәрү дискурсы барлыкка килә башлый. Әмма бу әле яралгы стадиясендә генә, ә Хәбировның позицияләре федераль үзәк алдында шактый тотрыклы булуны исәпкә алганда, хәзерге хакимиятне дискредитацияләү турындагы мәсьәләне якын арада күтәрерлек контрэлиталарның барлыкка килүе икеле.

— Сез Хәбиров командасының эпидемия вакытындагы гамәлләрен – күрелгән чараларның вакытлы һәм эффектив булу күзлегеннән ничек бәялисез?

— Беренче чиратта башка төбәк җитәкчеләре кебек үк башкорт хакимиятләре дә эпидемия белән көрәштә федераль үзәктән килә торган боерыкларны үтәүдә кырыс вертикаль, кырыс алгоритмга бәйле булды. Бу боерыклар ике төп каналдан килде: формаль рәвештә – эпидемиягә каршы чараларның төп операторы булган федераль Роспотребнадзордан, формаль булмаганы – президент идарәсе тарафыннан, монда федераль бүлгедәге вәкилләрне дә кертергә кирәк.

Роспотребнадзор халык арасында, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, ширкәтләр эшендә теге яки бу чикләүләрне кертү турында боерыклар һәм киңәшләр биреп торды, коронавирус белән авыручыларга һәм шикләнелүчеләргә тест уздыру эшен көйләде, статистиканы чыгару һәм башка йөкләмәләр бирде. Президент идарәсе барлык процессның сәяси, мәгълүмати һәм мәгънәви ягын җайга салуны башкарды һәм әлеге мәсьәләләргә дә эпидемия белән көрәштән ким булмаган әһәмият бирелде. Губернаторлар шундый шартларда хәрәкәт итәргә тиеш иде. Аларга тиз арада кайбер административ вәкаләтләр тапшырылды. Шул ук вакытта кайбер ресурслар белән ярдәм ителде, әмма җаваплылык та артты.

Башкортстанда башта барысы да упкынга тәгәрәде. Моны Куватов исемендәге РКБдагы хәлләр күрсәтте. Бу хакта хәтта дөньяның эре медиаларында да фикер алыштылар. Республика хакимиятенең мәгълүмати сәясәт эшчәнлегедә бик начар алып барылды – проблемнарны яшерү, ниндидер ахмак акланулар, хәлне бизәп күрсәтергә тырышу очраклары яки "кланнарның медицина тарткалашлары" белән аңлатулар булды. Киләчәктә барлык медицина һәм мәгълүмати пландагы кискен мәсьәләләрне җайладылар, хәзер республика башка күп кенә төбәкләрдән берни белән дә аерылып тормый – проблемалар бар, әмма алар апрельдәге кебек зәһәр түгел.

Күп кенә экспертлар республика хакимияте федераль үзәккә таянып, чикләү чаралары (бигрәк тә транспортта) кертү белән шактый соңга калды дип саный. Халыкара һава аланында тестлар уздыру да, башка илләр һәм Русия башкаласына очышлар туктату да, төбәкара автобуслар йөреше дә, тимер юл вокзалында эпидконтроль кертү дә соңгы калып башланды.

— Бәлкем шулайдыр да. Әмма шәхсән миндә һәм күп кенә башка кешеләрдә дә эпидемия белән көрәштә Башкортстан һәм гомумән Русия өчен кайсы стратегиянең, кайсы тактиканың дөрес булуы турында тулы ачыклык юк.

Чикләү чараларының вакытында кертелү мәсьәләсенә килгәндә – бу рөхсәтләргә бәйле, һәрбер адымга федераль үзәктән рөхсәт көтәргә кирәк – бу хәлдә һәрбер төбәк хакимияте югалып калачак. Безнең ил дә зур, һәрбер дәрәҗәдәге түрәләр дә күп. Бу шулай ук сүлпәнлек китереп чыгара.

Республика медиалары язуынча, Башкортстан коронавирус белән көрәш нәтиҗәлелегенең бер генә топ рейтингына да эләкмәгән. Бу инде чараларга нәтиҗә ясау мәсьәләсенә карый.

— Республика хакимияте тарафыннан кабул ителә торган чараларның бер өлеше генә акылга сыя торган, кайберләре бөтенләй аңлаешсыз. Гомумән пандемия белән килеп чыккан хәл Хәбировның кешенең шәхси тормышына кысылуын гадәти дип санавын тагын бер кат күрсәтте. Бәлкем ул үзенең идарәлеге гади халыкның кухняларына, йокы бүлмәләренә кадәр кысылырга мөмкинлек бирә дип саныйдыр, мисал өчен спиртлы эчемлекне эчү яки эчмәүгә кушу өлкәсендә. Минемчә, хакимият мондый белдерүләрдән зыян гына күрә.

Хәбиров үзизоляцияне бозган кешеләргә штрафлар белән яный. Аның идарәсе кушуы белән Дәүләт корылтае яңа шундый штрафлар кертә, әмма чынлыкта кешеләрне штрафка тарталармы инде? Бик кырыс риторика, аңлашылмый торган чаралар. Күпчелектә бу уенга ошаган: халыкны куркыту, әмма чамасын белеп. Шул ук вакытта үзизоляция , битлек-бармакчалар режимы һәм башкаларга бәйле дә анык сәясәт күренми.

Сез республика сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус белән авыручылар турындагы рәсми хисабына, әлеге инфекциядән үлүчеләр санына ни дәрәҗәдә ышанасыз?

— Монда шулай ук барысы да бик сәясиләштерелгән. Махсус максатлар куелган, мәгълүматны авыручылар турында азрак биреп, беренче чиратта, икътисадны торгызуга юнәлдерүгә бирергә. Ә рәсми статистикага, аңлашыла инде, ышану юк. Ул аномаль. Аннан карап, чынбарлыкны аңлап булмый. Сәяси институтларның социаль өлкәдәге теләсә-нинди институтны, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсен, кырыс административ контрольдә тоту шартларында мөмкин түгел.

Элита эчендәге киеренкелек тиздән үзен сиздерәчәк. Хәбировның эшкәртү өчен Куштау яки Юрактау түгел, ә Торатауны бирүе, ягъни шиханнар белән килеп туган хәлгә канәгатьсез булган "Башкорт сода ширкәте" белән проблемнары чыгачак. Хәбировка инде ишарә ясалды – май башында "Русия ветераннары" иҗтимагый оешмасы Русия президенты Владимир Путиннан "Башкортстандагы хәлне шәхси контрольгә алуны" сорады (хәрәкәтнең рәистәше булып "Русия ветераннары партиясе" лидеры Илдар Рәҗәпов тора, әлеге партия "Башкорт сода ширкәте"нең шиханнарны алуын яклап килә – ред.).

Халыкның хакимияткә лояльлек дәрәҗәсе элеккечә калачак дип уйлыйм, әмма җәмгыятьнең хакимият институтларыннан читләшүе көчәячәк. Халык үзен тынычлыкта калдыруларын тели. Эпидемия сәбәпле исән калу проблемы беренче планга чыкты һәм бу әле үзен озак сиздерәчәк. Барлык сәяси мобильләшү чакырулары тагын да салкынрак кабул ителәчәк.

Әмма монда шактый җитди факт – ул Хәбиров командасының пандемиягә кадәр дә икътисади уңышларга ирешә алмавында. Минемчә, эпидемиядән чыккач икътисадтагы барлык хаталар элек Рөстәм Хәмитов (элекке президент - ред.) идарәсе белән бәйләнсә, хәзер коронавируска сылтаначак. Димәк пропагандистлар коронавируска кадәр зур планнар, эре проектларыбыз бар иде, хәзер түзәргә һәм булганнарны бертекләп торгызырга кирәк диячәк.

Moody's Investors Service рейтинг агентлыгы чыгарган фаразда, Башкортстан киләчәк ике елда икътисади актив халык китәчәк биш төбәкнең берсенә керәчәк диелә. Шул ук вакытта Moody's аналитиклары Русиянең барлык субъектларының финанс күрсәткечләре коронавирус сәбәпле инде 2020 елда ук түбән төшәчәк дип белдерә.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG