Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре Конституцияне үзгәртүне тәнкыйтьләп язган хатына Русия думасыннан җавап алган 


Русия думасы бинасы
Русия думасы бинасы

Дөнья татар яшьләренең мартта Русия думасы Конституциягә үзгәрешләр турында канун кабул итәр алдыннан язылган хатына июнь башында җавап килгән.

Русия думасының милләтләр эшләре комитеты Дөнья татар яшьләренең урыс теленең Конституциягә язып куелачак статусына карата фикер белдереп язган хатына җавап юллаган. Хат Азатлыкта бар.

Җавапта әйтелгәнчә, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында канунның урыс теленең дәүләт коручы тел буларак статусы күрсәтелгән 1нче маддәсе гомумрусия тавыш бирүендә хуплангач гамәлгә керәчәк.

Думаның милләтләр эшләре комитеты рәисе Валерий Газаев имзалаган җавапта дәүләтнең кешенең милләте, теле һәм килеп чыгышына карамастан аның хокуклары һәм ирекләрен гарантияләве әйтелә. Русиядә кешенең милли, тел һәм дини билгеләре нигезендә хокукларын чикләүнең барлык формалары да тыела диелә. Дәүләтнең милләтләр сәясәте 2025 елгача кабул ителгән Русиянең милли сәясәт стратегиясе белән дә җайга салына, бу документ илдәге халыкларның этномәдәни үзенчәлекләрен саклауны тәэмин итә дип искәртә Газаев.

Русиянең Конституциягә үәгәрешләр кертү турындагы №1-ФКЗ кануны 14 мартта үз көченә керде диелгән хатта (татар яшьләре мөрәҗәгате 10 мартта җибәрелгән иде – ред.). Канун Русия субъектларының ким дигәндә өчтән ике өлеше хуплаганнан соң гамәлгә керде, бары 1нче һәм 2нче маддәләре генә аерым тәртиптә көченә керә диелә.

“Төп нигезләмәләрне, шул исәптән урыс теленең дәүләт коручы халык теле булуы турындагы сүзләрне дә үз эченә алучы 1нче санлы маддә гомумрусия тавыш бирүеннән соң үз көченә керә. Шул ук вакытта Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр тавыш бирүдә катнашучыларның яртысыннан артыгы тавышын биргән очракта хупланган дип санала. Шул рәвешле, Русия Конституциясенә үзгәрешләр турында карарны кабул итү гомумрусия тавыш бирүе нәтиҗәләре нигезендә хәл ителәчәк”, дип йомгаклаган Газаев.

Дума комитеты җибәргән хат 20 мартта язылган. Ләкин ул татар яшьләренә 2 июньдә генә килеп иреште.

Дөнья татар яшьләре форумы Конституциядә урысларны дәүләт коручы халык дип билгеләүне кире кагарга чакырып Русия Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать иткән иде.

Хатында татар яшьләре бу үзгәрешнең федератив дәүләтнең демократик принципларына каршы килүен ассызыклады. Мөрәҗәгать язучылар фикеренчә, урыс теленең мондый статусын Төп канунында язып кую илдәге халыкларны төрле "сорт"ларга бүлү булачак.

Президенты Владимир Путин Русия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирү көнен 1 июльгә билгеләде. Ул көнне ял булачак.

XS
SM
MD
LG