Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якут шаманы Габышевны мәхкәмә психоневрология хастаханәсенә җибәрде


Александр Габышев
Александр Габышев

Диспансер табиблары шаман хакында “үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы” дигән бәяләмә чыгарганнан соң, аны мәҗбүриләп дәвалауга күчерүне таләп итә.

2 июньдә Якутски шәһәре мәхкәмәсендә “Путинны куарга” җыенуы белән танылган шаман Александр Габышевка каршы мәхкәмә узды. Мәхкәмә шаманны психоневрология диспансерына бикләргә дигән карар чыгарды. Бу турыда “Правозащита Открытки” хәбәр итә.

Габышевны мәҗбүри хастаханәгә салуны таләп иткән шикаятьне Якутия психдиспансеры биргән. Шикаять авторлары белдергәнчә, Габышевның кайбер сүзләре моңа нигез бирә. Аерым алганда, медиклар шаман “хөкүмәткә зыян салу һәм Путинны ул иблис һәм Антихрист булганга урыныннан бәреп төшерү кирәклеген әйтә”, моннан тыш, ул “канун нигезендә сайланган хакимиятне бәреп төшерергә чакыра” дип белдергән.

Габышев май уртасында диспансерга бикләнгән иде. Хокук яклаучы Алексей Прянишников сөйләгәнчә, шикаять гаризасында Габышевның 12 майдан 29 майга кадәр бу диспансерда “үз ихтыяры белән дәвалану алуы” әйтелә. Шул ук документта аны диспансерга полиция китергәне дә әйтелә, шулай булгач, үз иреге белән хастаханәгә салу турында сүз була алмый дип искәртә Прянишников.

30 майда Якутскидагы психоневрология диспансеры Габышевны “үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы” дип таныды, аңа “шәхесен артык югары бәяләү” диагнозы куелды.

Мәхкәмә алдыннан Якутски шәһәре мэры Сәрдәнә Авксентьева Габышевны эзәрлекләүләрне тәнкыйтьләп чыкты. “Бәхетсез язмышлы аерым бер кешегә карата сайлап алып җәза бирү безнең абсолют күпчелегебезгә ошамый” дип язды ул социаль челтәрдә. Мэр фикеренчә, мондый очраклар җәмгыять өчен куркыныч тудыра, чөнки “шәхесен артык югары бәяләү” бәяләмәсе белән теләсә-кайсы кешене мәҗбүри дәвалауга җибәрергә мөмкиннәр.

12 майда Габышевның өенә ОМОН бәреп кереп, аны психоневрология диспансерына алып киткән иде. Шаманның адвокатлары тоткарлауның канунны тупас бозып башкарылуын күрсәтеп мәхкәмәгә гариза бирде. Хастаханәдә Габышевка адвокатлар белән аралашу тыелды. 29 майда Габышев диспансерда дәваланудан баш тартуы турында баш табибка гариза керткән. Икенче көнне үк хастаханә табибларыннан комиссия җыеп, аның куркыныч тудыручы кеше булуы хакында бәяләмә чыгарылган.

2019 елда якут шаманы Александр Габышевның “Путинны куу ырымы” уздыру өчен Мәскәүгә юл алганы билгеле булды.
19 сентябрьдә аны спецназ кулланып Бурятия һәм Иркутски өлкәләре чигендә кулга алдылар. Аңа карата экстемистлыкка чакыру маддәсе нигезендә эш ачылды. Шаманны читкә китмәү шарты белән иректә калдырдылар. Тикшерү соравы белән уздырылган психология-психиатрия экспертизасы Габышевны үз акылында түгел дип таныды.

Габышевка карата җинять эше эпидемия вакытында туктатылып торды. Ул июньдә үзенең сәфәрен яңадан башлаячагын әйткән иде. Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы аны “намус тоткыны” дип таныды.

XS
SM
MD
LG