Accessibility links

Кайнар хәбәр

Superjob: Русиядә 10 млн кеше эшсез калган 


Superjob эш эзләү хезмәтенә нигез салучы Русиядә эшсезләр саны чынбарлыкта рәсми саннардан биш тапкыр күбрәк булуын әйтә.

Русиядә эшсезләр саны рәсми теркәлгәннәр саныннан биш-алты тапкыр күбрәк. Бу турыда Интерфакска Superjob сервисына нигез салучы Алексей Захаров белдергән.

Захаров сүзләренчә, алга таба эшсезлек артуы көтелә. “Үзизоляция сәбәпле ширкәтләрнең барысы да хезмәткәрләрен эштән җибәрү, банкротлык, оешманы ябу турыда юридик гамәлләрне башкарып өлгерә алмады. Хәзер алар изоляциядән чыгачак – һәм без шундук реаль саннарны күрербез. Чынлыкта эшсезләр саны биш-алты тапкыр югарырак. Без якынча 10 миллион кеше эшен югалтты дип саныйбыз. Көзгә бу сан 20 миллионга кадәр үсәргә мөмкин”, дигән Захаров.

Рәсми саннарда 1,9 млн кеше эшен югалткан дип күрсәтелә. Бу санны хезмәт базарының хәле турында киңәшмәдә Русия президенты Владимир Путин әйтте. Илдә рәсми теркәлгән эшсезләр саны артуын искәртеп, ул моны “көтелмәгән хәл түгел” дип белдерде.

Шул ук вакытта хезмәт министрлыгы җитәкчесе Антон Котяков 1 июньгә илдә 2,09 млн кеше эшсез буларак рәсми теркәлгән дигән мәгълүмат китерде.

Икътисад югары мәктәбенең илкүләм тикшеренү университеты (НИУ ВШЭ) галимнәре Русиядә “үзизоляция” тәртибе кертелгәч ун процентка якын русияле эшен югалтты дип исәпләп чыгарган иде. Эшләүчеләрнең 40 проценты эпидемия башлангач хезмәт хакының кимүен әйткән.

Май ахырында Росстат апрель аенда илдә эшсезләр саны 4,3 миллионга җитте, бу эшли торган кешеләрнең 5,8 проценты дип хисап бирде.

Аннан алда Русия хезмәт министрлыгы 2020 елда эшсезләр саны 5-6 миллионга җитәр дип фаразлаган иде. Ә рәсми теркәлгән эшсезләр саны 2,5 миллионга җитүе ихтимал диелде.

XS
SM
MD
LG