Татарстанда Русия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирү гадәти рәвештә узачак. Бу хакта бүген Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта белдерде. Республикада читтән торып тавыш бирү ысулы каралмый диде ул.
"Без әлегә тавыш бирүне классик форматта үткәрергә җыенабыз. Оештыру эшләрендә яңалыклар булачак. Ул санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узарга тиеш. Беләсез, Русия Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге дә, Роспотребнадзор да чараларның санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узуын игътибар белән күзәтеп тора. Татарстанда бу юнәлештә эш бара. Хәзер штаб тавыш бирүне оештыру планын төзи. Тавыш биргәндә кешеләр арасында дистанция саклау да, битлек һәм бармакча кию, участокта берьюлы күп кеше тотмау мәсьәләсе дә карала. Бу гади эш түгел, ләкин бу юнәлештә эш бара”, диде Галимова.
"Халыкка битлек бушлай биреләме?" дигән сорауга президент сүзчесе әлеге бу мәсьәләнең өйрәнелүен әйтте. "Әгәр дә кешенең битлеге, яки бармакчасы булмаса, кибеттән сатып алу оештырылырга мөмкин. Хәзер бу мәсьәлә карала", диде ул.
Русия президенты Владимир Путин Русия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирү көнен 1 июльгә билгеләде. Әлеге датаны киңәшмә вакытында Путинга Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова тәкъдим итте. Ул шулай ук тавыш бирү чарасының ничек узачагы турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренчә, почта аша тавыш бирүдән баш тартканнар. Тавыш бирүне җиде көн дәвамында уздыру күздә тотыла. Эпидемиологик иминлек нисбәтеннән караганда, тавыш бирү “кибеткә барып килүдән дә куркынычсызрак булачак”, дип белдерде Панфилова. Тавыш бирү урыннары сайлау комиссияләре янында урамда, биналарда да, күчмә урыннарда да башкарылачак. Тавыш бирүчеләр саны сәгатенә сигез кешедән артмас диде Памфилова. Моннан тыш, сайлау комиссияләре әгъзаларын барысын да коронавируска тикшерергә вәгъдә ителә.