Accessibility links

Башкортстанда гаилә эчендә коронавирус йоктыру очраклары күбәйгән


Вирустан күбесенчә карт кешеләр зыян күрә. Республика министрлыгы гаиләләр йоктыру сәбәбен вахтачылар күп кайтуы белән бәйли. 

Башкортстанда COVID-19 белән бер гаилә эчендә йоктырулар артуы күзәтелә. Бу турыда Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин “Башинформ”га белдергән.

Аның сүзләренчә, элек коронавирус йоктыру күбрәк җәмәгать урыннарында, медицина оешмаларында барса, хәзер кешеләр гаиләсендә зарарлана, вирусны бигрәк тә картлар күп йоктыра.

“Инфекция картларга “суга”. Без гаиләдә йоктыру учаклары табабыз, бу Дагыстанда да шулай булган иде. Гаиләләрдә яңа чыганаклар булуы вахтачыларның күпләп кайтуы белән бәйле булырга мөмкин, бәлки алар авыру симптомнары булмаса да, коронавирус алып кайтканнардыр” дигән Забелин.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, карт кешеләр коронавирусны авыррак кичерә, күп очракта аларны үпкә җилләтү җиһазына тоташтырырга, реанимация чаралары кулланырга кирәк була. Министрлык мәгълүматына караганда, соңгы көннәрдә теркәлгән коронавирус йоктыру очраклары нигездә туганнары белән аралашу аркасында килеп чыккан, бу кешеләр авыру билгеләре булмаса да, вируслы булган диелә.

Май аенда Башкортстанга Якутиянең Чаянда нефть ятмасында эшләүче мең ярымнан артык вахтачы әйләнеп кайтты. Аларны кайтуга карантинга урнаштырдылар. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров вахтачыларга тиешле медицина ярдәме күрсәтеләчәк дип белдерде.

3 майда Русия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш төп инфекционисты Чаянда нефть-газ ятмасында эшләүче 10 меңләп эшченең өчтән берендә беренчел тест уңай нәтиҗә биргән дип белдергән иде.

12 майда Забелин Якутиядән кайткан вахтачыларның унысында коронавирус табылганын, 26 кешенең хастаханәдә ятканын әйтте. Коронавирус белән авыручы тагын 200 эшче Якутиядә дәваланачак диелде. Башкортстан җитәкчесе идарәсе башлыгы урынбасары Ринат Бәширов республика андыйларны да үзендә кабул итәргә риза дип белдерде.

Рәсми саннар. 04 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 3 608 (+107) 1 249 (+57) 18 (+0)
Татарстан3 402 (+51) 3 130 (+139) 10 (+0)
Русия441 108 (+8 831) 204 623 (+8 666) 5 384 (+169)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG