Шәхес үсеше турында марафон һәм китапларның файдасы бармы?
"Татарча подкаст"ның чираттагысында шәхес үсешенә, үз-үзеңне камилләштерүгә багышланган китаплар, марафоннар, тренинглар турында сөйләштек. Дубай шәһәрендә яшәүче блогер, мондый китапларны бик күп укыган һәм шәхес үсешенә багышланган күп кенә онлайн-марафоннарда катнашкан Әлфия Бәдретдинова үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. "Белем.ру" ширкәте һәм "Татнетны үстерү фонды" мөдире Раил Гатауллин төрле марафоннар оештыру турында сөйләде. 90 көн эчендә ничек миллионер булырга дигән сорауга да җавап эзләдек.
мультимедиа
-
июнь 17, 2021"Авылга кайтып татар телен укытыр идем"
-
июнь 01, 2021TikTok-ны япсалар, башкалар килеп чыгачак
-
май 18, 2021Кызым үлеменә кем җавап бирер
-
апрель 23, 2021Татар шәһәр субкультурасы: Чаллыда – ирек, Казанда – богема
-
апрель 08, 2021Рамазан аенда гаилә тормышы, бала тәрбияләү