Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең 17 проценты азык-төлеккә акчаны элеккечә тота алмаячак


Коронавирус пандемиясе русияләрнең азык-төлеккә, киемгә, сәяхәткә чыгымнарының кимүенә китергән. Алар пандемия тәмамлангач та бу әйберләргә элеккечә акча тота алмаячагын белдерә. 

BCG һәм “Ромир” агентлыклары уздырган тикшеренү күрсәткәнчә, русияләрнең 17 проценты – ризыкка, 19 проценты – киемгә, 36 проценты сәяхәткә чыгымнарын пандемия тәмамланганнан соң беркайчан да элеккеге дәрәҗәгә җиткерә алмаячак. Бу турыда Коммерсант яза.

Сораштырылган кешеләрнең 16 проценты чыгымнар элекке күләмгә кайтсын өчен бер ел кирәк дип саный. 32 проценты – берничә ай узар, 35 проценты берничә атна кирәк булыр дигән.

Халык рестораннарга йөрүен дә киметәчәген әйткән. Респондентларның бары 15 проценты гына карантин чикләүләре узып берничә атна узгач элеккечә рестораннарда акча тота башлаячагын белдергән. 33 проценты пандемиягә кадәр рестораннарга тотарга күнеккән акчаларны инде баркайчан да тотмаячагын әйткән.

Сәяхәтләргә йөрүләр дә кимиячәк, бары 11 процент кеше чикләүләр алынганнан соң берничә атнадан элеккечә сәяхәтләргә акча тота башларга ниятләвен белдергән.

2 июньдә Татарстан статистика идарәсе республикада яшәүчеләрнең пандемия шартларында азык-төлеккә чыгымнарын 15 процентка киметүе турында саннар китергән иде. Аналитиклар моны халыкның коронавирус кризисы вакытында керемнәрен югалтуы белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG