Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдинә Тимерҗанова ТНВдан китә


Мәдинә Тимерҗанова
Мәдинә Тимерҗанова

ТНВ телерадиоширкәтнең генераль мөдире урынбасары Мәдинә Тимерҗанова вазифадан үз карарым белән китәм дип аңлатты Азатлыкка.

ТНВның генераль мөдиренең мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Мәдинә Тимерҗанова үз вазифасыннан бушатыла. Бу хакта хәбәрне ул Азатлыкка раслады. "Бу – минем карар, сәбәпләрен һәм кая киткәнем турында комментар бирмим", диде ул Азатлыкка.

Мәдинә Тимерҗанова ТНВга KZN телеканалы ябылгач, 2016 ел башында килде. Ул үз вазифасына керешүгә телеканалда зур үзгәрешләр башланды. Аерым алганда, хезмәткәрләр вакытлыча мөддәтле килешүләргә күчерелде, озак еллар буе эшләгән журналистларның бер өлеше эштән китте. Илфат Габдрахманов, Гөлнур Хәбибуллина, Альфред Мөхәммәтрәхимов, Марсель Әскәров, Рәмис Латыйпов, Гөлнур Әминова, Альбина Полищук, Тимур Шәйдуллин, Арсений Маврин, Юлия Казанцева, Лира Сәхапова, Ринат Әсхадуллин, Александра Севостьянова, Илья Таһиров, Эмилия Хаким, Анна Величко һәм башкалар канал белән килешүне өзде. Телеканалның баш продюсеры вазифасына күчерелгән Миләүшә Айтуганова да Мәдинә Тимерҗанованың килү белән эштән китте.

Мәдинә Тимерҗанова җитәкчелегендә "Хәбәрләр" һәм "Новости" тапшырулары форматы үзгәрде. Яңалыкларның логотибы яшел төсләрдән Русия байрагы төсләренә алмаштырылды. Тапшырулар челтәрендә милли тормышны яктырткан, милли проблемнарны күрсәткән репортажлар кимеде.

Мәдинә Тимерҗанова вазифасыны кем билгеләнәчәге билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG