Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТНВдан хезмәткәрләр нигә китә?


ТНВда яңа сезон ачылуга багышланган матбугат очрашуы

"Яңа гасыр" телеканалыннан соңгы ике елда якынча егермеләп хезмәткәр киткән. Сәбәпләре – түбән эш хакы, иҗатны чикләү, милли кадрларга карата кадерсезлек диелә. Телеканал җитәкчелеге исә Азатлыкка һәркем үз эшен таба, шуңа китәләр дип аңлатты.

"Яңа гасыр" (ТНВ) телеканалының "Хәбәрләр" тапшыруында журналистлар кытлыгы сизелә. Бу хакта каналда даими реклам әйләндерелә. Хәбәрчеләр бер-бер артлы китә, аларның урыннары буш кала. Бу проблем яңалыклар хезмәтенең татар һәм урыс бүлегендә дә күренә.

Соңгы ике елда егермеләп хезмәткәр телеканал белән элемтәләрен өзгән. Аларның күбесе – мәгълүмат, яңалыклар хезмәтендә эшләүчеләр. Гомер буе урысча яңалыклар алып барган Илфат Абдрахманов эштән җибәрелгән. Аның белән килешү көтелмәгәндә өзелгән. "Новости" хезмәтендә эшләүче Альбина Полищук, Тимур Шәйдуллин, Арсений Маврин, Юлия Казанцева, Лира Сәхапова, Евгения Андреева, Ринат Әсхадуллин, Александра Севостьянова, Илья Таһиров, Эмилия Хаким, Анна Величко, Эльмира Шәймәрдәнова һәм башка журналистлар киткән. "7 дней" тапшыруында хезмәт иткән Рәмис Латыйпов та "ТНВ" белән хушлашты.

Озак еллар Татарстан телевидениесендә хезмәт иткән, аның йөзе саналган Илфат Абдрахманов яңа җитәкчелек килү белән эштән алынган. Ни сәбәпле икәнен үзем һаман да аңламыйм, миңа берни әйтмәделәр, документларны тоттырдылар да чыгырып җибәрделәр дип сөйләде ул Азатлыкка. "Яңа гасыр"да милли кадрлар үксез, кадерсез кешеләр дигән фикердә ул.

Илфат Абдрахманов
Илфат Абдрахманов

"Телевидениедән киткәнемә инде ике ел. Яңа җитәкчелек үз такымы белән килде, аның үз эшләү ысулы, минем инде кирәклегем калмады. Ни сәбәпле эштән алынуым, нәрсәм белән ошамаганымны һаман да аңламыйм. Миннән сорап тормадылар. Кадрлар бүлегенә чакырдылар, сезнең белән килешү озайтылмый, кул куегыз диделәр дә вәссәләм. Кем беләндер аңлашу, дуслар-танышларымнан ярдәм сорауны түбәнчелек дип санадым. Чыктым да киттем, шуның белән телевидение белән арам өзелде. Минем белән ямьсез хушлаштылар, кешегә дорфа караш булган коллективта үземнең дә эшлисем килмәде.

Хәзер телевизор карамыйм. Яңалыкларны белер өчен интернет бар. Телевидениедәге хәбәрләргә ышанмыйм, аның эчке кухнясын, сәясәтен беләм бит. Кызык түгел, туйдым дисәң дә була. Мин эшләгән телевидениедә рух бар иде, кеше кыйммәте булды. Хәзер исә бар нәрсә дә акча эшләүгә корылган. Проект ачасың килә икән, рәхим ит, әмма иганәчесен тап. Акча китерәчәкме ул дип сорыйлар.

ТНВда кешегә, аның иҗатына карата битараф мөнәсәбәт сизелә

Элек мондый систем юк иде. Эшкә алынасың икән, син эшлисең дә эшлисең. Кагыйдәләр үзгәрде, бер елга килешү төзелә, кеше килешү яңадан имзаланырмы дип борчылып эшли. Хезмәт хакы да бермә-бер кимеде. Элек акчаның күләме стаждан, категориядән, нинди ставкага эшләгәнеңә бәйләп түләнгәнен аңлый идек, яңа җитәкчелек килгәч берни аңлашылмый. Көнбатышка карап эшләргә телиләр, әмма килеп чыкмый бит. Иреклек тә, кешене, хезмәткәрләрне дә кадерләү юк. Милли кадр, аеруча телевидениедә эшләүче хезмәткәр – берәмтекләп исәпләнгән тауар. Аңа ике куллап тотынырга кирәк. Ә ТНВда кешегә, аның иҗатына карата битараф мөнәсәбәт сизелә. Акча эшлибез дип кешеләрне кадерсезләү – хаталы эш алымы. Кадрларны кадерләү, аларда эшкә кызыксыну булдыру мөһим.

Көнбатышны алыйк, анда өлкән, карт кешеләр дә эшли, гәүдә калынлыгына да исләре китми. Ә бездә телевидение яшьләрне, матурларны ярата диләр. Әмма менә сәясәт, социаль проблемнар турында тапшыру ди, яшь матур курчак ышандырып, теманы аңлап сөйлиме? Аудиториянең аңа ышанычы бармы? Русия, дөнья, Татарстанда булган вакыйгалар турында тәҗрибә туплаган, тормышны белгән кеше җиткерсә, дөресрәк бит", дип сөйләде ул.

Илфат Абдрахманов ниләр белән шөгыльләнүен анык кына әйтә алмады. "Үземне каядыр күк белән җир арасында кебек хис итәм", диде. Концерт алып барырга чакырсалар, баш тартмыйм, диде ул.

Урыс телле кадрларны туплауда авырлык әллә ни юк, профессиональ белгечләргә кытлык сизелми. Вакансия булса, кешесе дә табыла. Әмма татар телле журналистлар, өстәвенә телевидениедә эшләрлек сәләте булучылар күп түгел. "Яңа гасыр" телеканалында татар телле контент ясаучыларның сафлары да сирәгәя.

Татар телендәге "Хәбәрләр" тапшырыуында хезмәт куйган, журналистикада исем ясаган хезмәткәрләр бер-бер атлы эштән китәргә мәҗбүр булган. Гөлнур Хәбибуллина, Альфред Мөхәммәтрәхимов, Марсель Әскәров, Гөлнур Әминова белән хушлаштылар, күптән түгел Гөлназ Мирхәлилова, Ләйсән Сабирова да ТНВдан эштән китте. Хәбәрчеләргә ияреп "Хәбәрләр" тапшыруыннан режиссер Илүзә Апанаева да телеканал белән араларны өзгән.

Узган 15 елда ТНВдан кемнәр китте?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:15 0:00

"Хәбәрләр"дә элегрәк уннан артык хәбәрче булса, хәзер 6-7 кешегә генә калган. ТНВда эшләүче, ләкин исемен әйтергә теләмәгән хезмәткәр редакциягә кешеләр җитми дип сөйләде Азатлыкка. "Ел дәвамында телеканалда хәбәрчеләрне эшкә чакырып игълан әйләндерелә. Ләкин яңа өйрәнчек кешеләр килә дә китә. Тәҗрибәле бер журналистның да килгәне юк", диде ул.

Алай гына түгел, хәбәрләр киләчәктә бөтенләй чыгудан туктау, яки "Новости"ның тәрҗемә варианты булу куркынычы алдында.

Телеканалда үзгәрешләр 2016 ел башында "Яңа гасыр" җитәкчелегенә Мәдинә Тимерҗанова килгәннән соң башланды. Аңарчы ул җитәкләгән KZN каналы ябылды һәм аңа нәкъ хәбәрләр белән идарә дилбегәсе тапшырылды. Телеканалның баш продюсеры Миләүшә Айтуганова Мәдинә ханым килү белән эштән китте. Татарстан премьер-министрының элекке беренче урынбасары, хәзер президент ярдәмчесе Равил Моратовның бертуган сеңлесе, Татарстандагы федераль инспекторның элекке хатыны Мәдинә Тимерҗанова яңа вазифага керешү белән яңалыклар хезмәтен үзгәртә башлады. Аның логотибы да Русия байрагы төсмерләрен алды.

Азатлык Мәдинә Тимерҗанова белән элемтәгә кереп кадрлар белән эш итү, эш ысулы турында сөйләште. Аның күзлегеннән хәлләр алай ук куркыныч түгел. Эштән китәм диючеләрнең һәрберсенең үз сәбәбе, кемдер алга таба үсә алмады, алар белән юллар аерылды, дип сөйләде ул Азатлыкка. "Хәбәрләр" хезмәтендә бүген ничә кеше эшләгәнен, ничә кеше китүе хакында төгәл саннар аталмады.

Илшат Әминев (с), Мәдинә Тимерҗанова
Илшат Әминев (с), Мәдинә Тимерҗанова

​"Әйе, безгә хәбәрчеләр кирәк, әмма бу гадәттән тыш хәл түгел. Әдәби татар телендә фикерләүче, шул ук вакытта телевизион журналистика нигезләрен белүче һәм эшкә иҗади карашы булган кешеләр аз икәне билгеле. Әмма бу проблем урыс теллеләргә дә кагыла. Озак еллар дәвамында эшлим, каядыр тагын татар телле тележурналистлар бар дип ышанам, аларны табасым, өйрәтәсем килә. Без эзләнүдә. Иҗат потенциалын арттыру – төп максатыбыз. Коллективны көчле кадрлар белән тулыландыру проблемы бүген барлыкка килмәде, иртәгә дә хәл ителмәячәк. Кеше килә, китә. Кемдер тиз өйрәнә, кемгәдер бу һөнәр авыр, кемдер моны үзе аңлап китә.

Әмма коллективка кеше җитми, кытлык, кризис кичерәбез дип әйтә алмыйм. Әйе, китүчеләр бар, төгәл санын әйтә алмыйм. Бездә бит хатын-кызлар күп, алар арасында декретка китүчеләр күп. Кадрларга кытлык алар аркасында да барлыка килә. Безгә вакытлыча эшләргә кеше кирәк. Ике телдә дә эшләүче кадерле хезмәткәр бар иде –​ Ләйсән Сабирова, ул кияүгә чыгып Зәйгә күченеп китте. Китүчеләрнең һәркайсында объектив сәбәпләр. Озак еллар буына эшләп арыганнар да бар, алар тормышларын үзгәртергә тели. Андый кешене ничек тоткарларга була? Без аларның карарларына ихтирам белән карыйбыз.

Үпкәләүчеләр турында миннән сорамагыз

Яңа эш системын кабул итәлмәүчеләр дә булгандыр, моны кире какмыйм, әмма мин яңача эшләргә, үсеш, хәрәкәт итәргә теләүчеләр белән эшләргә телим. Аларны хуплыйм, ярдәм итәчәкмен. Үпкәләүчеләр турында миннән сорамагыз, мин пәрдә артында чыш-пыш килүчеләр турында сөйләшергә яратмыйм. Мин теләсә нинди хәбәрчегә ачык булдым. Дөресен әйтим, аерым кешеләрдән бу кадәр тискәре карашны, мөнәсәбәтне беркайчан да үземдә татыганым булмады. Әмма кешеләрнең үзенчә фикерләргә хакы бар", диде ул.

Яңа җитәкчелек килгәч логотип та үзгәрде
Яңа җитәкчелек килгәч логотип та үзгәрде

"Яңа гасыр" телерадикомпаниясенең баш мөдир урынбасары Мәдинә Тимерҗанова татар телендәге "Хәбәрләр" бервакытта да урыс телле "Новости"ның тәрҗемә версиясе булмаячак дип ышандырды.

"Бездә бер редакция, әмма ике аерым тапшыру бер-берсен кабатламый диярлек. Бер вакыйга "Новсти"да бер төрле, "Хәбәрләр"дә икенче төсмер белән чыга ала, иҗади алымнар аерыла. Татар тапшыруы үзаллы булып калачак. Телеканалда татар телле журналистиканы үстерергә кирәклеген аңлыйлар", диде ул безгә.

Азатлык "Яңа гасыр" телеканалында татар телендә яңа сәяси-иҗтимагый, аналитик тапшырулар чыгачакмы дип кызыксынды. Мәдинә ханым атнага бер тапкыр чыга торган татар телендә "Адымнар" тапшыруы бар, тагын берне ачуга ихтыяҗ юк, аның өчен ресурслар күп таләп ителә, әлегә "Адымнар" җитә дип уйлыйм", диде.

Дәрәҗәле журналистлар, алып баручылар да башта эфирдан югалды, аннары гомумән бер-бер артлы "Яңа гасыр"дан китте. Мәсәлән, телеканалның йөзе булып саналган хезмәткәрләр Миләүшә Сибгатуллина, Энҗе Шәйхетдинова, Раил Өметбаев та телеканал белән хушлашты.

Азатлык "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең башкарма мөдире Айрат Сибагатуллиннан милли кадрлар белән эш итү турында кызыксынды. Каналдан хезмәткәрләр китүе турында фикерен Айрат әфәнде кыска тотты. Кеше китә икән, аның урынына телевидениегә керү теләге белән янган, шул сәбәпле нинди дә шартларга риза булган өйрәнчекләр чират тора дигән фикердән чыгып эш ителә. Урыслар әйтмешли, изге урын буш тормый.

Айрат Сибагатуллин: "ТНВдан журналистларны куучы юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:31 0:00

​"Мәсәлән, Миләүшә Сибгатуллинаның үз эше бар. Ул бизнеска кереп китте. Һәрбер кеше юлын үзе сайлый. Кеше китә икән, алар урынына башкасы килә. Кемдер эшли-эшли арый. Аларның берсен дә эштән куучы булмады", диде Айрат Сибагатуллин.​

Энҗе Шәйхетдинова Азатлыкка " Яңа гасыр"дан китү сәбәпләрен аңлатты. "17 ел дәвамында эшләдем, әмма үпкәләп түгел, ә арып киттем" диде ул.

"Беркемгә дә үпкәм дә, ачуым да юк, телевидениедән китү – үземнең карарым. Минем килешү дә еллык түгел иде, ягъни, озайтмадылар, шуңа киттем дип әйтә алмыйм. "Мәдәният дөньясында" тапшыруын биш ел дәвамында алып бардым, аннары ике ел дәвамында "Кара-каршы" тапшыруында эшләдем. Икесе дә зур һәм кызыклы проект булды. Яратып эшләдем, тәҗрибә тупладым.

Соңгы өч елда мин "Хәбәрләр" редакциясендә продюсер булып эшләдем. Бу – дары мичкәсендә утырып эшләү. Төн уртасында да, тапшыру эфирга чыгуга ике сәгать кала берәр мөһим вакыйга була ала, син аны яктыртыр өчен хәбәрчесен дә табып җибәрергә тиеш, аңа ярдәм итәргә дә кирәк, чөнки өлгертү мөһим. Атна дәвамында коточкыч ритмда эшлисең дә аннары бер атна дәвамында ял итәсең. Бер атна берни эшләмәү арыта. Бу рәвешле эшләү чыннан да авыр, мин китәргә кирәк дигән карарга килдем. Мин иҗат кешесе, миңа кешеләр белән эшләү кызыклы.

Энҗе Шәйхетдинова
Энҗе Шәйхетдинова
Кызыклырак проект тәкъдим ителсә, китү карары, бәлки, булмас иде дә

Телеканалда, бәлки, зуррак, кызыклырак проект тәкъдим ителсә, китү карары булмас иде дә. Ләкин ни миңа тәкъдим итүче булмады, ни үзем тәкъдим итмәдем. Минем телевидениедән китүем җәй булды, ул вакытта инде көз көне яңа сезонда эфирга нинди тапшырулар чыгуы билгеле була.

Кадрларга карата мөнәсәбәткә килгәндә, үземә бервакытта да ниндидер аерым үзгә караш таләп итмәдем дә, көтмәдем дә. Минем өчен тамашачы бәясе, аларның мәхәббәте, игьтибары кадерлерәк. Яратып, дәртләнеп эшләдем", дип сөйләде Энҗе Азатлыкка.

Миләүшә Сибгатуллина исә күптән үземнең проектымны булдырасым килә иде, диде Азатлыкка. Телевидениедә эшләп "Оста татар" проектын тормышка ашыру авыр булыр иде дип аңлатты.

Мәктәпләрдә татар телен укыту кимегәч, түрәләр дәррәү кубып аны популярлаштырырга кирәк дип сөйли башлады. "Яңа гасыр" да яңа сезонда үзгәрергә – татарлашырга тиеш иде. Телеканалда урыс телле тапшырулар кыскаруы, төгәлрәк әйткәндә "Здравствуйте!" дип аталган тапшыру ябылачагы хакында алып баручы Ассоль Мөхәммәтҗанова Facebook битендә хәбәр иткән иде. Урысча чыгучы иртәнге тапшыруга инде ясин укылырга тиеш иде, әмма ниндидер сәбәп белән Татарстан президенты аппаратыннан башка күрсәтмә килгәнме, әллә Мәскәү каршында кискен адым ясарга курку өстенлек иткәнме, нәтиҗәдә урыс телле тапшырулар эфирдан алынмаган.

Прайм-тайм вакытында үтерешләр, җинаятьләр, машина бәрелешләрен күрсәткән урыс телле "Вызов 112" тапшыруы бара. "Без тарихта эзлебез", "Переведи", "Батырлар" кебек татар тапшырулары ябылды. Аның каравы эфирга "Сәхнәдәш", "Әй, язмыш, язмыш", "Юлчы" кебек яңа програмнар чыгуы турында игълан ителде. Телеканалны тулысынча татар телле итү турында сүз кузгатылмый.

фикерләр (37)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG