Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Протест белдерү — һәркемнең хокукы, ә менә талау, җимерү — җинаять"


Лос Анджелеста протест белдерүчеләргә полиция дә кушылды

АКШның Миннеаполис шәһәрендә тоткарлау вакытында һәлак булган Джордж Флойдның үлеменә протест чаралары илкүләм чуалышларга әверелде. Кушма Штатлардагы шушы хәлләр турында Питтсбургта яшәүче Илмир Әхмәтҗанов белән сөйләштек.

Узган атна АКШның Миннесота штатындагы Миннеаполис шәһәрендә кибеттә 20 долларлык ялган банкнот белән түләүдә гаепләнеп, тоткарлану вакытында һәлак булган афроамерикан Джордж Флойдның үлеменә протест чаралары илнең дистәләрчә штатына таралды. Полиция хезмәткәрен Флойдның муенына тез белән озак вакыт басып торып буып үтерүдә гаепләүдән башланган ризасызлык чаралары чуалышларга әверелде, күпләгән шәһәрләрдә машиналарга, биналарга ут төртүләр, кибетләрне талаулар башланды. Азатлык әлеге хәлләр һәм бу протестларда яңгыраган расизм гаепләүләре турында АКШның төрле штатларында яшәүче татар һәм башкорт вәкилләре белән сөйләшкән иде.​

Тумышы белән Уфа якларыннан булган Илмир Әхмәтҗанов хәзер АКШның Питтсбург шәһәрендә яши, анда эш тота, өстәвенә әле төрле милли чаралар, шул исәптән сабантуйлар да оештыра. Кушма Штатлардагы соңгы хәлләр турында Илмир белән дә инстаграмда сөйләшеп алдык, шул сөйләшүдән өзекләр тәкъдим итәбез.

АКШта протест чаралары турында

"Дөресен әйткәндә, мин хәзер яңалыклар карамыйм, яңалыклар карап кына гаиләне туйдырып булмый. Америкадагы хәбәрләр турында күбрәк Русиядә яшәүче туганнар, дуслар сөйли. Питтсбургта да митинглар, вәхшәт очраклары булды, ләкин кибетләрне җимерү, кешеләр белән сугышу булмады дип беләм. Шәһәр үзәгенә байтак халык җыелды, полиция машиналарын яндыру очраклары булган дип ишеттем.

Җимерү, талау, машиналар яндыру, кибетләрне талау — ул инде канунсызлык, алар хөкем ителергә тиеш. Әлеге кибетләр — ниндидер хосусый эшмәкәрнеке, еш кына ул аерым гаиләнең бердәнбер бизнесы булырга мөмкин. Вандаллыкны иминият ширкәтләре бик капламый.

"Протест белдерү — һәркемнең хокукы, ә менә талау, җимерү — җинаять"
please wait

No media source currently available

0:00 0:13:27 0:00

Протестчылар кулыннан ычкынып, башкалар (талаучылар) тарафыннан оештырылган чуалышларга охшап тора бу. Кемнәргәдер бу кирәк. Ләкин кемгә кирәк икәнен беркайчан да белмәячәкбез. Татар белән башкортны да бутап маташалар, шундый сәясәт бара бит. Талаштыру җиңел, ә дуслаштыру бик авыр.

Без үзебез ничек эшләдек, шулай эшлибез. Үзгәрешләр сизмәдек. Чуалышлар күбрәк зур шәһәрләргә кагылды.

Уйлап карасаң, нәкъ менә афроамериканнарның үз хокуклары өчен көрәше дә Америкадагы демократияне ныгытырга булышкан бит.

Татар-башкортларның кара тәнлеләргә мөнәсәбәте турында

Бу илдә расизм юк дию дөрес түгел. Американнар үзләре алай уйламый да. Мондый әйбер (Джордж Флойдның үлеме) юктан гына килеп чыкмаган. Ул бетәрлек тә түгелдер. Проблем тирән.

Кайберәүләр, афроамериканнарның шактые эшләми, өйдә ята, алар пособиега яши дияргә ярата. Ләкин моның сәбәпләренә карарга кирәк — аларны еш кына эшкә алмыйлар. Ә эш булмагач, эшләмибез инде диләр. Аңлыйм, пособиелар кирәк, андыйларга ярдәм ителергә тиештер. Ләкин әзмәвердәй егетләрнең эш таба алмый урамда йөрүләре дә сәеррәк.

Афроамериканнар арасында дусларым күп, алар яшәгән районнарда тыныч кына йөрим, керәм, эшлибез — минем бернинди проблем юк. Әллә инде үземнең дә иммигрант булуымны сизгәнгәме, алар ягыннан начарлык күргәнем юк. Мин яшәгән районда кара тәнлеләр күпчелектә.

Америкада эш табу турында

Кемнең теләге бар, шуны эшкә алам. Җир шарында нинди милләт бар, барысы белән дә эшләп чыктым. Миндә афроамериканнарның да эшләгәне булды. Эш бар ул. Теләк кенә кирәк. Ләкин кеше ялкауланды. Үз татарларыбызга да шаккаттам — интернетта гына утыртып, төймәгә басып яшәргә теләүчеләр күп. Савыт-саба да юа белми торган авыл балалары килә. Бу — оят. Чистартырга, ашарга пешерергә, төзергә — халык мондый әйбердән курка. Кешегә эш кирәкми.

АКШта мөселманнарга мөнәсәбәт турында

Шәһәрдән еракка китсәң, авылларга барсаң, яулыклы кешеләргә башка төрле караш бар. Аны әйтмәсәләр дә, ул сизелә. Ә шәһәрдә бернинди проблем да, кырын караш та юк. Бәлки, искә дә алмыйсыңдыр.

Яулыкта берәр ресторанга килеп керсәң, сиңа хәләл меню яки вегетариан меню тәкъдим итү дигән әйбер бар. Ресторан хуҗасы — бизнесмен бит, аңа кеше килү мөһим. Кеше үз бизнесына җитди карый. Питтсбургта хәләл рестораннар да, ит сату дә бар, мәчетләр дә күп.

Күпчелек мөселманнар — мөһаҗирләр, алар күп эшли, эшләгән кешенең башкага вакыты да калмый.

Русия медиасы Америкадагы хәлләрне яктырту турында

Кайчак иртән торуга Русиядәге туганнар, дуслардан борчылып, "синең хәлләр әйбәтме" дигән 50ләп хәбәр килә. Нәрсә булды икән дип карасаң, Американың кайсыдыр бер штатында трактор янган икән! Русияләр безнең тормыш турында хәзер бездән дә күбрәк беләләр.

Америкада шәхси корал тоту турында

АКШта шәхси корал тоту Конституциядә язылган. Без Конституцияне хөрмәт итәргә тиеш. Менә бу протестлар вакытында кибетләрне җимерәләр, ә өйләргә килмиләр, чөнки кешедә корал бар. Өй — хосусый милек! Аны барысы да белә. Кешенең хосусый җиренә атлап керергә дә куркасың. Дәүләт тә белә бит халыкта корал бар икәнен.

Пандемия һәм протестларның бәйләнеше турында

Коронавирус карантины вакытында бик күп кеше өйдә утырды. Ә американнар тормышында, мисал өчен, спорт зур роль уйный. Без күбрәк балалар, гаилә турында сөйләшсәк, американнар спорт турында сөйләшә. Хәзер менә спорт юк, ярышлар юк, адреналин чыгарып булмый, шуңа күрә, әллә халык урамга чыгып бөтен булган тискәре хисләрен шунда чыгара микән дип уйлыйм мин дә.

Коронавирус бизнеска зур зыян китерде. Ләкин дәүләт ягыннан компенсацияләр, пособиеләр булды. Кемдер гомумән икенче өлкәгә күчте. Инде эшләр җайлана бара.

Илмир Әхмәтҗанов белән тулы әңгәмәне инстаграмда таба аласыз.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG