Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядән Русиянең ике дипломаты җибәреләчәк


Прагада Русия илчелеге бинасы
Прагада Русия илчелеге бинасы

Чехиядән чыгарып җибәреләчәк дипломатларның исемнәре әйтелми. Бу аларның ялган мәгълумат таратуы сәбәпле эшләнә диелә.

Чехия премьер-министры Андрей Бабиш Русия махсус хезмәтләренең Чехиянең өч түрәсенә һөҗүм әзерләнүе турында хәбәре ялган мәгълүмат дип белдерде. Аны таратуда җаваплылык Прагадагы Русия илчелеге хезмәткәрләре өстендә диелде. Әлеге дипломатларның исемнәре китерелми.

"Бу кешеләр Чехия махсус хезмәтләренә ялган мәгълүмат биргән", бу "Русия илчелеге эчендә хезмәткәрләрнең үзара көрәше" сәбәпле эшләнгән дигән Бабиш. Әлеге вакыйга Чехия җәмәгатьчеле каршында Русиянең абруен төшерде һәм ике ил арасында мөнәсәбәтләрне катлауландырды дигән премьер.

Шушы сәбәп белән Чехиядән Русиянең ике дипломаты чыгарып җибәреләчәк. Бу турыда Бабиш һәм Чехия тышкы эшләр министры Томаш Петршичек белдергән. Аннан алда моны Чехиянең Hospodářské noviny басмасы да хәбәр иткән иде.

Министр белдергәнчә, ул әлеге сорауны Русия белән дипломатик юл аша хәл итәргә теләгән, әмма Русия баш тарткан. Бу вазгыятьтә Прага Русия илчелеге вәкилләрен non grata шәхесләр дип игълан итәргә мәҗбүр булган.

Элек Чехия медиасы Русия илчелеге хезмәткәре Андрей Кончаков исемен Прага җитәкчеләренә һөҗүм ихтималы турында язганда искә алган иде. Бу дипломат Прагага рицин агуы алып килгән диелде. Русия илчелеге дә, Кончаков үзе дә моны кире какты.

Прагада урыс маршалы Иван Коневка һәйкәлнең сүтелүен Мәскәү кискен тәнкыйтьләп чыкты. Шулай ук генерал Андрей Власовка истәлек билгесе куелу, Русия илчелеге урнашкан мәйданга Борис Немцов исеме бирелү дә Русия тарафыннан начар кабул ителде. Медиа бу карарларны кабул иткән сәясмәннәргә һөҗүм яный дип язды, алар янына саклау куелды. Чехия хакимияте Русиягә бу уңайдан турыдан-туры гаеп ташламады.

Чехия матбугат чаралары шулай ук илдәге Русия дипломатлары арасында махсус хезмәтләр вәкилләре шактый күп икәнен дә язды.
Русия медиасы язганча, Русия хакимияте хәзер Чехиягә үз дипломатларын чыгарып җибәрүгә каршы җавап әзерли.


XS
SM
MD
LG