Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле эзтабар-язучы Шаһинур Мостафин вафат


Шаһинур Мостафин (1948-2020)
Шаһинур Мостафин (1948-2020)

6 июнь иртәсендә озакка сузылган каты авырудан соң 72 яшендә күренекле татар язучысы, эзтабар Шаһинур Мостафин вафат булган. Бу хакта Татарстан язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итте.

"Хушлашу бүген Казанның 7нче хастаханәсендә була. Мәрхүмне туган авылында — Мамадыш районы Арташ авылында җирләячәкләр. Халкыбызга ихлас хезмәт иткән бала күңелле зур шәхеснең урыны җәннәттә булсын", дип хәбәр итә Язучылар берлеге.

Шаһинур Мостафин - шагыйрь, прозаик, публицист, журналист. 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). 1992—1999 елларда Шаһинур Мостафин "Казан утлары" журналында мөхәррир, бүлек мөдире булып эшләде.

Шаһинур Мостафин китаплары
Шаһинур Мостафин китаплары

Иҗаты сугыштан кайтмаган солдатларны эзләп табу, аларның исемнәрен илгә кайтару, язмышлары турында язуга багышланды.

2018 елда Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән иде.

Казанда Шаһинур Мостафин белән хушлаштылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:51 0:00

XS
SM
MD
LG