Accessibility links

"Миңнеханов чорында татар теле фольклор атрибутка әйләнеп калды"


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Азат Идел-Урал оешмасы Рөстәм Миңнехановның татарстанлыларны урыс теле көне белән котлавына карата фикерен белдерде.

"Котлавын укыгач, "президент әфәнде аңа расларга бирелгән текстларны укый микән", дигән сорау туды. Татар кешесе буларак, мондый бөекмәмләкәтчел сафсата аны чиркандырмый микән?" дип яза оешма вәкилләре.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлау чыгышындагы кайбер фикерләр иҗтимагый активистларның ачуын чыгарган.

"Миңнеханов вакытында урыс телен шулкадәр сакладылар ки, татар теле фольклор атрибутка гына әйләнеп калды, аны хәтта мәктәптә уку да мәҗбүри түгел. Татар университетлары турында сорау тормый да. Татарстанда урыс телен коткарырга һәм үстерергә кирәк булганда нинди татар телендә укыту турында сүз булырга мөмкин?" диелә хәбәрдә.

"Азат Идел-Урал" оешмасында Русиянең федерация түгел, ә империя булуын ассызыклыйлар.

"Ләкин шунысы начар, Русия – ике гасыр элек булган империя. Ул төп халыкларга үзенең бөтенлегенә янаучы буларак карый. Татарлар, һәм Идел-Уралның бөтен халыклары да, шул гади хакыйкатьне аңларга тиеш. Безнең исән калып, үсеш аласыбыз килә, ә алар безнең халыкларның хәтта дөньяда булуы да куркыныч дип саный", ди оешма вәкилләре.

6 июньдә Русиядә Урыс теле көне уңаеннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын котлады. Чыгышында ул Русия дәүләт булып оешуда урыс теленең хәлиткеч роле турында әйтте. Миңнеханов фикеренчә, урыс теленең берләшүне ныгытучы роле бүген дә саклана.

Президент шулай ук Татарстан хакимиятенең урыс теленә зур игътибар бирүен дә искәртте.

"Татарстанда урыс теленә өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Телне, мәдәниятне, традицияләрне саклау һәм үстерүгә республиканың милли-мәдәни берләшмәсе, күпсанлы энтузиастлар, педагоглар, мәдәният һәм сәнгатьэшлеклеләре зур өлеш кертә", диде Миңнеханов.

2018 елның җәендә Русия думасы туган телләрне ихтыяри укуны канун белән беркетте. Бу хактагы төзәтмәләр "Мәгариф турында" канунына теркәлде.

Русия президенты Владимир Путин кешенең туган теле булмаган телне мәҗбүриләп укытырга ярамый дип белдерде. Русия милли республикаларындагы дәүләт телләре мотлак укытылырга тиеш предмет булудан туктап, мәктәп програмыннан чыгарылды. Идел буе төбәгендәге милли республикаларда мондый карар ризасызлык тудырды. Татар, башкорт, чуаш җәмәгатьчелеге вәкилләре милли телләренең мотлак укытылуын саклап калуны таләп итте. Алар мәктәптә укытылмаган телләрнең юкка чыгуы тизрәк барачак дип кисәтте.

2002 һәм 2010 елларда узган Бөтенрусия халык санын алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сигез ел эчендә милли телләрне белүчеләр саны сизелерлек кимегән. Удмурт телен белүчеләр 30 процентка азайган (463 мең кешедән 324 меңгә калган). Татар телендә сөйләшүчеләр саны да сигез елда бер миллион кешегә кимегән.

2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыклар турында Кысалы конвенция киңәш комитеты Русиянең милли сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты. Экспертлар "урыс теленең доминантлыгы үсә баруы", һәм шул ук вакытта “милли телләргә нәтиҗәле ярдәм булмавы" өчен борчылу белдерде.

ОБСЕ Югары комиссары Ламберто Заньер 2018 елда Idel.Реалии белән әңгәмәсе вакытында Татарстанда татар теле урыс теле кебек үк дәүләт теле булып торса да, татарларның үз тел мәдәниятен өйрәнүгә мөмкинлекләре шактый чикләнгән дип белдерде. Заньер шулай ук Татарстанда БДИны бары урыс телендә генә биреп булуына "гаҗәпләнүен" әйтте.

XS
SM
MD
LG