Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә 9 июньнән үзизоляция тәртибе гамәлдән чыга


Мәскәү шәһәре
Мәскәү шәһәре

23 июньнән Мәскәү коронавирус эпидемиясе сәбәпле кертелгән чикләүләрдән тулысынча баш тартачак. 24 июньгә шәһәрдә Җиңү парады билгеләнгән.

Мәскәүдә 9 июньнән “үзизоляция” тәртибе туктатыла, график нигезендә чиратлап паркта ял итүләр, электрон рөхсәт системы гамәлдән чыгарыла. Бу турыда шәһәр җитәкчесе Сергей Собянин белдерде.
Шәһәр кешеләренә карата “үзизоляция” тәртибе вакытында кертелгән барлык төр чикләүләр 9 июньнән алына, шул исәптән өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булганнарга да урамда йөрү тыелмый. Чәчтарашханәләр, матурлык салоннары, ветеринар клиникалар һ.б. эшли башлый. Театрлар, концерт оешмаларына, циркларга репетицияләр уздырырга рөхсәт ителә, зиратларга барырга ярый.

16 июньнән кафе һәм рестораннарның җәйге верандалары, террассалары ачыла. Китапханә, музейлар, күргәзмә заллары, зоопарклар һ.б. ачыла.

23 июньнән кафе һәм рестораннар, спорт үзәкләре, фитнесс-клублар, бассейннар тулысынча эшли башлый, балалар бакчалары ачыла.

Элегрәк Собянин элеккеге тормышка бер елдан гына кайтып булыр, ә битлек киеп йөрү тәртибе февральгә кадәр сакланырга мөмкин дип белдергән иде.

“Үзизоляция тәртибе” дип аталган чикләүләр Мәскәүдә март ахырында кертелде. Шәһәр буйлап йөрү өчен электрон рөхсәт алу кирәк иде. 12 майдан җәмәгать урынарда битлек һәм бармакча кию таләбе гамәлгә керде.

Рәсми саннарга караганда, хәзер Мәскәүдә 200 меңгә якын кеше COVID-19 йоктырган, шуларның 89 меңе авырый, 100 меңнән артыгы терелгән. Соңгы вакытларда шәһәрдә тәүлегенә 2 мең тирәсе кешедә вирус табыла. Эпидемиянең иң көчле вакытларында бу сан 4-5 меңгә җитә иде.

XS
SM
MD
LG