Accessibility links

Башкортстанда COVID-19 йоктырган медицина хезмәткәрләре саны 700дән арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республикада коронавируслы авыруларның 17 проценты – медиклар.

Башкортстанда яңа вирус белән зарарланган медицина хезмәткәрләренең саны 716 кешегә җиткән. Бу турыда Коммерсантка төбәк Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткән. 29 майга 558 медикның авырганы турында әйтелгән иде.

Коронавирус белән авыручы медиклар арасында 194 кеше – Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсе хезмәткәре, 55 кеше – Бәләбәй үзәк район хастаханәсе хезмәткәре. Бу медицина оешмаларында инфекция нык таралып киткән иде.

Коронавирус йоктырган медикларның 23е Исәнгол үзәк район хастаханәседә эшли, 18е– Уфадагы республика яман шеш авырулары диспансерында, 17се Уфаның 17 санлы хастаханәседә эшли. Бишбүләк үзәк район хастаханәсендә тугыз хезмәткәр зарарланган.

8 июньгә Башкортстанда 4 меңнән артык кеше коронавирус йоктырган, шулай итеп, аларның якынча 17 проценты – медиклар дип искәртә газета.

26 майда Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы республикада 300 медицина хезмәткәре COVID-19 белән авырый дип белдергән иде.

29 майда социаль иминият фондының Башкортстанда COVID-19 йоктырган 507 медицина хезмәткәреннән 13 кешегә компенсация түләгәнлеге билгеле булды.

Башкортстанда соңгы айда медицина хезмәткәрләренең үпкәләре шешеп, үлү очраклары да бар. Бәләбәйдә шәфкать туташы Елена Никонорова, Дәүләкәндә ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе Радик Исхаков үлде, әмма якыннары сүзләренчә, компенсация түләмәс өчен аларның коронавирустан үлүен рәсми рәвештә танымыйлар.

XS
SM
MD
LG