Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дүрт ел элек без бу бакчага килгәндә татар төркеме бар иде әле"


Архив фотосы
Архив фотосы

Казаннан Миләүшә Шәрәфетдинова 283нче балалар бакчасы җитәкчесе исеменә татарча чаралар уздыру, һичьюгы татарча түгәрәк ачуны сорап гариза язган. Шәрәфетдинова дүрт ел элек бу бакчага баласын татар төркеменә дип алып килгән булган.

Казаннан өч бала анасы Миләүшә Шәрәфетдинова шәһәрнең Вахитов районында урнашкан 283нче балалар бакчасы мөдире Әдилә Нигъмәтуллинага язган гаризасында соңгы ике-өч елда бакчада укыту-тәрбия чараларының татар телендә бетүенә зарлана. Өлкән төркемдәге балаларның ата-аналары комитеты рәисе дә булып торган Шәрәфетдинова бакчада татар телендәге бар чараларның да туктатылуы, хәтта татарча биюләрнең дә калмавын яза.

Миләүшә Шәрәфетдинова
Миләүшә Шәрәфетдинова

"Килеп туган хәлгә борчылу белдерәм һәм татар телен укыту сыйфатын арттыруны сорыйм. Бу бер минем генә түгел, ә башка ата-аналарның да фикере", диелгән гаризада. Документ авторы һичьюгы түләүле татарча түгәрәкләр оештыру турындагы элекке мөрәҗәгатьләрнең бернинди нәтиҗә бирмәвен дә әйтеп уза.

Миләүшә ханым Азатлыкка әйтүенчә, баласы дүрт ел әлеге балалар бакчасына йөрү дәверендә анда инде дүрт җитәкче алмашынган. Аларның берсе дә татар балалары өчен берни эшләмәгән. Күптән түгел генә бакчага яңа мөдир билгеләнгән.

Хат
Хат

"Гариза язганчы башта балалар бакчасы мөдире янына кердем. Яңа кеше булгач аның янына кереп сөйләшергә булдым. Ул татарча түгәрәк булдырырбыз дип ышандырды. Мөрәҗәгатегезне язмача да калдырыгыз дип әйтте. Татар җанлы кеше килүенә бик шатланып чыктым.

Дүрт ел элек без бу бакчага килгәндә татар төркеме бар иде әле. Әмма ул исемдә генә татар булып чыкты. Беренче җыелышта ук мин моның татар булмаячагын аңладым. Шулай да беренче елны төркемдә тәрбиячеләр дә, караучылар да балалар белән әзме-күпме татарча сөйләште. Аннары ул да бетте. Исеменнән дә татар төркеме дигән сүз төшеп калды.

Татарчага укытучы сәгатьләре бар-барын. Әмма нишләптер ул хезмәткәр йә укуда, йә башка тәрбиячене алмаштыра. Мин инде мөмкин булган бөтен кеше белән бу хакта сөйләшеп чыктым. Татар теле укытучысы белән дә, бакчаның элекке мөдирләре белән дә сөйләштем. Алар "ярар, түгәрәк булдырырбыз" дип ышандырып чыгаралар иде дә, шуның белән бетә иде. Яңа мөдиргә өметем бик зур", ди ул.

Шәрәфетдинова әйтүенчә, дүрт ел элек ул баласын алып килгәндә төркемдә нигездә татарлар гына булган. Хәзер татар белән урысның саны бертигез икән. Катнаш төркемгә әйләнгән.

"Мин баламны алып килгәндә ишегенә дә татар төркеме дип язылган иде. Аннары ул язу да юкка чыкты. Баламны бакчага алып килгәндә 2016 ел иде. Аннары Путинның милли телләр турындагы белдерүе (Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Оладагы чыгышы) булды. Шуннан соң балалар бакчасында да куркып калдылар һәм элек булган татар чаралары да бетте. Прокуратура тикшерүләре турында сүзләр башланды. Берәр ата-ана бер сүз әйтсә, шунда ук шүрлиләр, куркалар иде.

Әмма татарча төркемнәр, татарча чаралар булдырырга теләүче ата-аналар да бар. Яңа мөдир белән сөйләшкәндә ул миңа тагын берничә шундый мөрәҗәгать булуын әйтте. Барлык гаризаларны җыеп бара икән. Яңа урнашучы өч яшьлек балаларның ата-аналары инде татар төркемен булдыруны сорап килә.

Хәтта түгәрәкләр генә булса да шатланыр идек

Хәтта түгәрәкләр генә булса да шатланыр идек. Элек утренникларга татарча шигырьләр ятларга бирәләр, татарча биюләр бар иде. Ике ел инде анысы да юк. Без инде һичьюгы түгәрәк булыр дип өметләнәбез. Минем улыма ул булмас инде. Быелдан ул бакчаны бетереп мәктәпкә китә, әмма һичьюгы башка балаларга булсын", ди Миләүшә ханым.

Ул хәзер татарчага өйрәтү өчен алты яшьлек баласын "Сабыйлар" үзәгенә алып йөри.

"Анда балаларга дин һәм тел түгәрәкләре бар. Без телнекен cайладык. Бала бик теләп йөри. Аңа бик ошады. Бала белән бик йомшак аралашалар, кызыксындыра беләләр. "Сабыйлар" кебек үзәкләр әйбәт, әмма күбрәк татар балалар бакчалары, татар төркемнәре кирәк. Алар Казанда бик аз. Мин дә өй янында гына татар төркемле балалар бакчасы булгач бик куанган идем. Әмма барып чыкмады. Өч баламның берсе дә татар бакчасына эләкмәде.

Өйдә дә урысча гына сөйләшәләр. Шуңа борчыла башладым. Соңгы ике елда мәктәптә дә татар телен укыту кимеде. Хәзер атнага ике генә керә һәм бу бик аз. Нинди генә әйбәт укытучы булса да атнасына ике сәгатьтә нәрсә биреп өлгерсен? Казанда яшәгәч бөтен әйбер урысча.

Татарча балалар бакчасына йөрмәгәч улларыма татар мәктәбен эзләмәдем, хәзер моңа бик үкенәм. Әмма вакыт киткән. Яшь чакта аңламыйсың бит. Мин өйдә балалар белән татарча сөйләшәм, калганы инде барысы да урысча – мәктәптә урысча, урамда урысча, телевизорда урысча. Әтисе белән дә урысча сөйләшәләр. Шул мин һәм дәү әти белән дәү әнисе генә татарча сөйләшә.

Олыгая барган саен татар теленең шундый хәлгә төшүенә борчылам

Мин үзем Казанда тудым. Олыгая барган саен татар теленең шундый хәлгә төшүенә борчылам. Элек аңа игътибар да итми идем. Хәзер менә балалар да сөйләшмәгәч, оныклар инде аңламас та дип борчылам", ди Шәрәфетдинова.

Шулай да соңгы ике елын IT лицейда укыган 18 яшьлек олы улына татар теле укытучысы туган телгә кызыксыну уята алган.

"Менә ни хикмәт ул IT лицейда татар телен бик әйбәт бирделәр. Укытучылары татарча сөйләштерү дәрәҗәсенә кадәр өйрәтә алды. Улым хәтта өйдә татарча сөйләшә башлады. Елына берничә тапкыр татар театрларына бара иделәр. Ул хәзер татар спектакльләрен бик яратып карый. Миңа ул мәктәп бик ошады.

Мин үзем дә татар чараларына йөрим. Кечкенәсенә әле татарчаны сеңдерәсе бар. Вакыт узды, үзем дә гаепле инде. Бакчага бик ышандым. Менә хәзер "Сабыйлар" үзәгенә түгәрәккә йөрткәч аз-маз татарча өйрәнә башлады. Аннары аны да татарча спектакльләр карарга алып йөрермен", ди Миләүшә Шәрәфетдинова.

XS
SM
MD
LG