Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл куелачак


Уфада Мостай Кәрим һәйкәле

Һәйкәлне Роторная тукталышы тирәсенә кую ниятләнә. Ул Татарстанда Башкортстан ресубликасы көннәре хөрмәтенә ачылыр дип көтелә.

Татарстан һәм Башкортстан респубикалары арасындагы татулык һәм хезмәттәшлек билгесе итеп, Казанда күренекле татар һәм башкорт язучысы Мостай Кәримгә һәйкәл куярга ниятләнә. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин әйткән.

Һәйкәлне Идел буе районында, Оренбур трактындагы Роторная тукталышы тирәсендә урнаштырырга уйлыйлар. Һәйкәл яны бакча белән бизәләчәк. Язучының сыны Мәскәү остаханәләренең берсендә коелачак. Зиннәтуллин сүзләренчә, һәйкәл Татарстан белән Башкортстан дуслыгы билгесе булып тора.

"Әлеге һәйкәл Татарстанда туристларны җәлеп итү урыны гына түгел, ике республика арасындагы дуслык символы да булачак. Ягъни анда җыелган кешеләр һәйкәлнең безнең республикалар арасындагы дуслыкка юнәлдерелгән чара кысаларында куелуын аңлаячак", ди Татарстан вәкиле.

2019 елның 18 апрелендә Уфаның “Нур” татар дәүләт театры каршында халык шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Ачылыш тантанасы Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында узды, анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты.

Мостай Кәрим – шагыйрь, язучы, драматург. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстаннның халык шагыйре. Узган елның көзендә Башкортстанда республика күләмендә язучының 100 еллыгы билгеләп үтелде.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG