Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда "Хизб ут-Тәхрирнең икенче Акмәчет эше" фигурантларын сак астында калдырдылар


Осман Арифмеметов, Ремзи Бекиров, Джемиль Гафаров
Осман Арифмеметов, Ремзи Бекиров, Джемиль Гафаров

Канунга ярашлы, сак астында тоту вакыты иң күбе 12 айга озайтылырга мөмкин, ләкин мәхкәмә аны 18 айга озайткан.

Кырымдагы Русиягә буйсынган Югары мәхкәмә "Хизб ут-Тәхрирнең икенче Акмәчет эше" фигурантларына сак астында калу вакытын 15 сентябрьгә кадәр озайтты. Бу турыда "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый оешмасы хәбәр итте.

Тугыз кырымтатар тикшерү изоляторында калачак. Болар Яшар Муединов, Сервет Газиев, Джемил Гафаров, Осман Арифмеметов, Руслан Сулейманов, Шабан Умеров, Рустем Сейтхалилов, Владлен Абдулкадыров һәм Раим Айвазов.

Адвокат Сияр Панич сүзләренә караганда, тикшерүче сак астында тотуны 18 айга кадәр озайтырга сораган, һәм мәхкәмә аның үтенечен кәнәгатьләндергән. Ә канунга ярашлы, аны 12 айга кадәр генә озайтырга ярый, анысы да искәрмә булып торучы очракларда гына.

"Тикшерүче вакытны озайту сәбәбе дип эшнең күләме зур булуын атый, ләкин бу искәрмә булырлык очрак итеп карала алмый, чөнки бу эшне алып бару өчен тикшерүчеләрдән зур төркем тупланган. Ел ярым вакыт узуга карамастан, эшнең юньләп урыныннан кузгалганы юк. ... Әлбәттә, без өч көн эчендә бу карарга шикаять бирәчәкбез", дигән адвокат.

Моннан тыш, шушы ук эш кысаларында кулга алынган тагын тугыз кырымтатар 14 июньгә кадәр тикшерү изоляторында булачак.

"Хизб ут-Тәхрирнең икенче Акмәчет эше" кысаларында гаепләнүче кырымтатарларны 2019 елның 27 мартында тоткарладылар. Барлыгы 24 активист кулга алынды. Шул ук көнне Эдем Яячиков югалды, аның кайда икәнлеге хәзергә кадәр билгеле түгел. Соңрак шушы эш нигезендә тагын бер кырымтатар – Раим Айвазов тоткарланды.

2019 елның маенда “Мемориал” бу эш нигезендә гаепләнүче 24 кырымтатарны сәяси тоткын дип таныды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG