Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда COVID-19 диагнозлы тагын бер авыру үлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстанның Белорет үзәк район хастаханәсендә коронавирус булуы расланган ир-ат җан биргән. Моны район башлыгы хәбәр итте, әмма әлегә тикшерү бара дип өстәде.

Башкортстанның Белорет район үзәк хастаханәсендә коронавирус диагнозы куелган ир-ат үлгән. Бу турыда район башлыгы Андрей Иванюта социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу ир-ат 70 яшенә аз гына җитә алмаган. “Ул май ахырында чирләп киткән. Үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган булган. Кичә пациентның хәле кискен начарланган, коткарып кала алмаганнар” дип язган район башлыгы.

Мәрхүмнең гәүдәсе Уфага мәхкәмә-медицина экспертизасына җибәрелгән. Аны ярып карап, үлеменең нидән булганын ачыкларга җыеналар диелә.

“Экспертиза авыруның COVID-19 вирусыннан үлгәнен күрсәтсә, аның белән хәтта туганнары да кешечә саубуллаша алмас – табуты ябык булачак. Гаиләсен тикшердек – анализларына караганда, ковид берсендә дә юк” дип язган Иванюта.

“Аңлыйм, “коронавирус” сүзеннән генә дә барыбыз да ардык. Сизгерлекне югалттык. Ләкин бу куркыныч зәхмәт – янәшәбездә. Башкортстан буенча – авыручылар саны рекордлы рәвештә арта” дигән район башлыгы.

Башкортстанда 10 июньгә яңа вирус белән 2536 кеше авырый. Соңгы тәүлектә тагын 81 кешедә вирус расланган. Рәсми саннарга караганда, республикада коронавирустан барлыгы 18 кеше үлгән.

4-6 июнь көннәрендә Башкортстанда COVID-19 йоктыручылар саны тәүлегенә 100дән күбрәк кешегә артты. 8 июньдә хөкүмәт утырышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстанда вахтачылар күп кайтуы сәбәпле коронавирус нык таралуын, аның өлкәннәргә күп йогуын әйтте. Республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренчә, төбәктә үпкә шешүе очраклары да арта. 8 июньгә тәүлек эчендә бу диагноз 39 кешегә куелган. Моннан тыш, тагын 200 кешедә кискен респиратор-вирус инфекциясе ачыкланган.

Рәсми саннар. 10 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 194 (+81) 1 640 (+135) 18 (+0)
Татарстан3 720 (+55) 3 586 (+23) 10 (+0)
Русия493 657 (+8 404) 252 783 (+10 386) 6 358 (+216)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG