Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда активистлар Конституцияне үзгәртүгә каршы флешмоб оештырды


Казанда Конституция үзгәрешләренә каршы флешмоб
Казанда Конституция үзгәрешләренә каршы флешмоб

Русия суверенитеты бәйрәме көнендә Казан активистлары илнең Төп канунына үзгәрешләр кертүгә каршы булырга чакырып фотолар урнаштырды.

Активистлар “Хакимиятне узурпациягә каршы”, “Карантин түләүләре белән алдады, Конституция белән дә алдаячак. Путинга Конституцияне үзе өчен үзгәртергә ирек бирмик”, “Нульләштер һәм хакимлек ит”, “Президент алышына торган булырга тиеш, Конституция түгел” дигән язулар белән чыкты.

“Хәзер Русиядә чып-чын Конституция түнтәрелеше бара. Бу түнтәрелешнең максаты аерым-ачык – Владимир Путиннның һәм аның коррупциягә баткан режимын хакимияттә калдыру. Конституциядә каралган демократик социаль дәүләт урынына илгә канунсыз рәвештә хокукый булмаган номенклатур-бюрократик, мафия тибындагы һәм демагогиягә нигезләнгән ватанпарвәрлеккә корылган модель көчләп тагалар” дип язган үзенең социаль челтәрдәне битендә флешмобта катнашкан активистларның берсе Дмитрий Егоров.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне Владимир Путин гыйнварда еллык юлламасы вакытында тәкъдим итте. Ул үзгәрешләр бөтен халык тавыш бирүе аша расланырга тиеш дип белдерде, гәрчә канун моны таләп итми. Тавыш бирү чарасы 22 апрельгә билгеләнде, әмма коронавирус пандемиясе аркасында билгесез вакытка кадәр кичектерелде. Соңрак Путин аны 1 июльгә билгеләде, тавыш бирү бер атна алдан башланып, атна дәвамында барачак диелде.

Төп канунга кертеләсе үзгәрешләрнең иң күп фикер тудырган бүлеге – президент мөддәтләренең нульгә калдырылуы. Бу үзгәреш Путинга тагын ике тапкыр президент вазифасына сайланырга мөмкинлек ача.
Үзгәрешләр гамәлгә керсен өчен, бөтенхалык тавыш бирү чарасында катнашучыларның яртысыннан күбрәге аларны хупларга тиеш. Тавыш бирергә күпме кеше килүе мөһим түгел. Шулай да Кремль халыкның тавыш бирергә килергә бик теләмәвен белеп, сайлау участокларына кеше җәлеп итү юлларын эзли.

Русиядәге оппозиция вәкилләре тавыш бирүгә байкот белдерергә чакыра. Алар хакимиятнең тавыш бирү нәтиҗәләрен ялганлап күрсәтер өчен бөтен кораллары да бар дип белдерә. Сайлау урыннарына килеп тә, “каршы” дип тавыш бирергә чакыручылар да бар.

Русиянең төрле төбәк депутатлары да Конституциягә үзгәрешләр кертү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Мәскәү муниципаль депутаты Юлия Галямина Азатлыкка бу мөрәҗәгатькә кемнәр кушылганын һәм ул нинди максатлар күздә тотканын сөйләде.

XS
SM
MD
LG