Татарстан гаиләләре тормыш муллыгы ягыннан Русия төбәкләреннән калыша. РИА Новости төзегән рейтингта ул 19нчы урынны алган.
Гаиләнең тормыш муллыгы дәрәҗәсе аның кеременнән минималь чыгымнары күләмен алу юлы белән ачыклана. Төп рейтинг ике зур кеше эшли торган һәм ике баласы булган гаиләләр өчен төзелгән. Гаиләнең кереме дип төбәктәге уртача хезмәт хакы алынса, чыгымнары төбәктәге яшәү минимумыннан чыгып исәпләнгән.
Экспертлар исәпләп чыгарганча, Русия гаиләсендә чыгымнарын чикергәннән соң 37,5 мең сум акча кала. Татарстанда бу сан 31,5 мең диелә.
Рейтингның беренче урыннарын илнең нефть һәм газ чыгаручы төбәкләре һәм финанс үзәкләре били. Беренче урында – Ямал-Ненец автоном бүлгесе (88,5 мең сум), бу төбәк тугызынчы ел рәттән беренче урынны алып килә.
Икенче урында – Сахалин өлкәсе (73 мең сум), өченче урында – Мәскәү (66 мең сум).
Тагын сигез төбәктә гаилә кулында кала торган акчалар күләме гомумрусия күрсәткеченнән артык. Болар – Петербур, Ханты-Манси автоном бүлгесе, Магадан өлкәсе, Чукот һәм Ненец автоном бүлгеләре, Якутия, Мәскәү өлкәсе һәм Төмән өлкәсе.
Ун төбәктә гаиләнең чыгымнардан соң калган акчасы 10 меңнән дә кимрәк: Калмыкстан, Брянски өлкәсе, Дагыстан, Ингушетия, Алтай крае, Карачай-Чиркәс республикасы, Псков, Иваново өлкәләре, Чечня һәм Кабарда-Балкар республикалары.
Русиядә бер балалы гаиләдә бу күрсәткеч 48,2 мең сум, Татарстанда – 42 мең сум диелә.
Рейтинг авторлары Русиянең бай һәм ярлы төбәкләре арасында упкын бик зур булуын, һәм бу хәлнең яхшыга таба үзгәрүенә нигез күренмәвен әйтә. Коронавирус пандемиясе аркасында гаиләләрнең матди хәле тагын да начараер дип фаразлый экспертлар.
2019 елның көзендә Татарстан статистика идарәсе республикада уртача хезмәт хакы 36,1 мең сумнан артты дип белдерде.
2018 елда Татарстан уртача хезмәт хаклары рейтингында Русиядә 40нчы урын алган иде. Республика халкының 21,8 проценты 15 мең сумнан кимрәк акча алып эшли диелде.