Алар COVID-19 белән көрәштә зур тәҗрибә туплаган диелә.
Башкортстан Карачай-Чиркәс республикасына коронавирус белән көрәштә ярдәм итәчәк. Республикадагы дәүләт медицина университетыннан 17 белгеч 15 июньдә Кавказга юл алачак. Бу турыда хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте.
Табиблар җибәрүне Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкодан Карачай-Чиркәс республикасы башлыгы Рәшит Тәмрәзов сораган.
“Без чыннан да бу вакыт эчендә җиңеп чыгарга өйрәндек – карантин уздырырга да, изоляция ясарга да, кешеләрне дәваларга өйрәндек. Шуңа күрә Карачай-Чиркәс республикасына туганнарча ярдәм итәргә кирәк”, диде Хәбиров.
Медиа язганча, элегрәк Башкортстан бу Кавказ төбәге табиблары өчен бер туплам шәхси саклану чаралары һәм дезинфекторлар җибәргән.
Элергәк Карачай-Чиркәс республикасы табиблары төбәк хастаханәләре коронавируслы авырулар белән тулып ашканын һәм медицина хезмәткәрләренең җитмәвен әйтеп, Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать белән чыккан иде.
Алар Дагыстан үрнәгендә КЧРда да хәрби-кыр һоспитальләре урнаштыруны сорады. 10 июньдә Карачай-Чиркәс республикасында туып-үскән Евгения Некрасова социаль челтәрләрдә чыгыш ясап, үзенең Черкесскида яшәүче туганнарына медицина ярдәме күрсәтүне үтенде. Ул гаиләсендә өч кешенең коронавирустан үлгәнен сөйләде.
Русиянең рәсми саннары Карачай-Чиркәс республикасында 14 июньгә 1606 кеше коронавирустан авырый дип күрсәтә. Барлыгы тугыз кеше үлгән.