Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда рәсми теркәлгән эшсезләр саны дүрт тапкыр арткан


Республикада 120 мең кешенең эш шартлары үзгәргән: алар өеннән торып эшли, вакытлыча эшкә йөрмәскә мәҗбүр яки тулы булмаган эш көненә күчерелгән.

Башкортстанда 14 июнь саннарына караганда, 76 мең кеше рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән. Бу 2020 елның 1 гыйнвары санына караганда 4,2 тапкыр күбрәк дип яза Башинформ.

Башкортстан вице-премьеры Ленара Иванова хөкүмәт киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, 70 мең кеше эшсезлек буенча пособие ала.

Эшсезлек дәрәҗәсе көчлерәк булган шәһәрләр – Агыйдел, Межгорье, Уфа, Күмертау, Стәрлетамак. Районнардан Чишмә, Кушнаренко, Уфа, Кырмыскалы һәм Иглин районнарында эшсезләр күп дип сөйләгән Иванова.

Аның сүзләренчә, хәзер Башкортстанда 81,5 мең кеше өеннән торып эшли, 23 мең кеше вакытлыча эшләми торырга мәҗбүр. 16 меңгә якын хезмәткәр тулы булмаган эш көненә күчерелгән.

Хезмәт шартлары үзгәргән кешеләр саны иң күп вакытында 130 мең кеше булган, хәзер алар 120 мең кеше дигән саннар китергән вице-премьер.

Элегрәк Русия статистика идарәсе апрель аенда илдә эшсезләр саны 4,3 миллионга җитүе, һәм бу эшли торган кешеләрнең 5,8 проценты булуы турында хәбәр иткән иде.

Русия хезмәт министрлыгы 2020 елда эшсезләр саны 5-6 миллионга җитәр дип фаразлады. Ә рәсми теркәлгән эшсезләр саны 2,5 миллионга җитүе ихтимал диелде.

Татарстанда апрель ахырына эшсезлэр саны 28 меңгә җитте дип сөйләде республика президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул җитештерүчеләрнең өчтән бере ел азагына кадәр үз хезмәткәрләрен кыскартырга мөмкин дигән фаразлар булуын да әйтте.

Русиядә коронавирус эпидемиясе сәбәпле күп санлы ширкәтләр хезмәткәрләрен өйләреннән торып эшләүгә күчерергә мәҗбүр булды. Сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендәге оешмаларның зур өлеше эшчәнлеген туктату һәм керемнәре булмау сәбәпле хезмәткәрләрен эшеннән җибәрде.

XS
SM
MD
LG