Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Чехиянең ике дипломатын илдән җибәрә


Мәскәүдә Чехия илчелеге
Мәскәүдә Чехия илчелеге

Бу Чехиянең Россотрудничество хезмәткәрләрен илдән җибәрүенә җавап буларак эшләнә.

Русия Чехиянең ике дипломатын non grata шәхесләре дип игълан иткән. Алар 17 июньгә кадәр илдән китәргә тиеш. Бу турыда Русия эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте. Министрлыкка Чехиянең Русиядәге илчесе Витезслав Пивонька чакыртып алынган.
Министрлыкта очрашудан соң илче аңа дипломатларның илдән җибәреләчәген игълан итүләрен раслаган. Аларның исемнәре һәм вазифалары әлегә әйтелми.

Эчке эшләр министрлыгында Чехия дипломатларын илдән чыгаруны Праганың аннан элек Россотрудничество хезмәткәрләрен Чехиядән чыгарудан гыйбарәт булган “нигезсез провокацион акциясенә” җавап булуын ассызыклаганнар.

Рәсми Прага Русия дипломатларын илдән җибәрү сәбәбен аңлатты. Бу ике дипломатның берсе аңлы рәвештә Чехия махсус хезмәтләрен ялгыш юлдан җибәргән диелә. Ул хезмәттәшенә карата әләк язган.

Чехия күзләве белдергәнчә, дипломатларның берсе, дошманлык һәм көнләшү аркасында, икенче хезмәткәр турында аноним хат җибәргән. Анда бу кешенең Прагага рицин агуы алып килүе, ул агу белән Прага мэры Зденек Гржиб һәм Праганың районнары мэрлары Ондржей Коларж һәм Павел Новотныйны агуларга ниятләнүен хәбәр иткән. Чехия күзләүләре бу гаепнең ялган икәнен ачыклаган.

Чехиядән Россотрудничествоның Прага бүлеге башлыгы вазифасын башкаручы Андрей Кончаков һәм аның кул астында эшләүче, элек Русия фән һәм мәдәнияте үзәге мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы булган Игорь Рыбаков чыгарып җибәрелгән иде. Алар Чехия хакимиятләре сүзләренә карата фикер белдермәде.

Чехиянең Русия дипломатларын илдән җибәрәчәге хакында рәсми хәбәр 5 июньдә булды.

Соңгы айларда Чехия белән Русия арасында мөнәсәбәтләр кискенләште. Прагада урыс маршалы Иван Коневка һәйкәлнең сүтелүен Мәскәү тәнкыйть утына тотты. Шулай ук генерал Андрей Власовка истәлек билгесе куелу, Русия илчелеге урнашкан мәйданга Борис Немцов исеме бирелү дә Русия тарафыннан начар кабул ителде. Медиа бу карарларны кабул иткән сәясмәннәргә һөҗүм яный дип язды, алар янына саклау куелды. Чехия хакимияте Русиягә бу уңайдан турыдан-туры гаеп ташламады.

Чехия матбугат чаралары шулай ук илдәге Русия дипломатлары арасында махсус хезмәтләр вәкилләре шактый күп икәнен дә язды.

XS
SM
MD
LG