Accessibility links

Татарстан җитәкчелеге Җиңү парадыннан баш тартмаячак


"Үлемсез полк" йөрешендә сулдан уңга: Фәрит Мөхәммәтшин, Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов. 2016 ел
"Үлемсез полк" йөрешендә сулдан уңга: Фәрит Мөхәммәтшин, Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов. 2016 ел

Русиянең дистәдән артык төбәге коронавирус эпидемиясе вакытында халыкның тормышын куркыныч астына куймас өчен парадны уздырмаска карар итте.

Татарстанда Җиңү парады 24 июньдә узачак, аны үткәрүдән баш тарту көтелми. Бу турыда РИА Новостига Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова әйткән.

Аның сүзләренчә, Җиңү парады Татарстан хакимияте планнарына кертелгән. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен җаваплы кешеләргә чараны оештыруда игътибарлылык күрсәтергә йөкләмә биргән. "Без барыбыз да яхшы аңлыйбыз: санитар-эпидемиология хәл сәбәпле кайбер таләпләр бар", дигән Галимова.

Парад ни рәвешле һәм нинди күләмдә узачагы билгесез дигән президент сүзчесе. "Төрле вариантлар карала, кайсысы сайланыр, бары тик вазгыятьтән тора", дип өстәгән ул.

Аңа кадәр, коронавирус эпидемиясе сәбәпле, Русиянең берничә төбәге Җиңү парадын 24 июньдә уздырудан баш тартты.

Татарстанның Чаллы шәһәре җитәкчелеге Җиңү парады да, Сабантуй да быел узмаячак дип белдерде.

Моннан тыш, Пермь крае, Белгород, Орел, Томски, Чиләбе, Пенза өлкәләрендә, Якутиядә җирле хакимият 24 июньдә Җиңү парады уздырмаска карар бирде. Пятигорски, Курски, Ярославль, Псков, Сарански, Оренбург, Түбән Тагил һәм Петропавловски-Камчатски шәһәрләрендә дә Җиңү парады узмаячак.

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле, быел Җиңү парады 9 майда узмый калды. Соңрак президент Владимир Путин аны 24 июньгә күчерде, һәм бу көнне ял дип игълан итте.

Русия коры җир гаскәрләре җитәкчесе Олег Салюков аңлатканча, 24 июньдә парад илнең 28 шәһәрендә узачак. Шул исәптән ул тугыз герой-шәһәрдә һәм хәрби штаблар урнашкан 19 шәһәрдә оештырыла. Калган төбәкләрдә бәйрәмне уздыру хакында карарны җирле хакимиятләр эпидемиология хәленә карап кабул итә.

XS
SM
MD
LG