Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр арзанрак азык-төлек һәм тауарлар алуга күчкән


Казандагы "Ашан" супермаркеты
Казандагы "Ашан" супермаркеты

Бәясе арзанрак булган тауар һәм ризык алу күләме арткан. Токмач, майонез, кәнфитләрнең сыйфатлы һәм кыйммәтлерәк төрләре азрак сатыла башлаган.

Русиядә көнкүреш куллану тауарларының сыйфаты һәм бәясе түбәнрәк булган төрләренә ихтыяҗ арткан. Бу турыда Nielsen ширкәте уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә таянып Коммерсант яза.

Тикшеренү күрсәткәнчә, май аенда сатылган тауарлар арасында очсыз сегментка караган тауарлар өлеше 17,7 процентка кадәр үскән, ә ел дәвамында уртача күрсәткеч 16,9 процент булган.

Кыйммәтле тауарлар өлеше киресенчә, кимегән – майда ул 34,4 процент булган (еллык күрсәткеч – 35,8 процент). Экспертлар моның сәбәбен коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрнең халыкның кереме кимүгә китерүендә күрә.

Бигрәк тә ит, җимеш сутлары, су, чәй, токмач кебек азык-төлек сатуда шундый үзгәрешләр нык сизелгән. Арзанлы токмач өлеше гадәттә 18,7 процент тәшкил иткән булса, апрель-май айларында ул 22,8 процентка җиткән. Майонез өлеше 7,3 проценттан 9,5 процентка, үлчәп сатыла торган шоколад кәнфитләр – 14 проценттан 15,7 процентка кадәр арткан. Кыйммәтле токмач сегменты 37,1 проценттан 33,7 процентка, кыйммәтле шоколад кәнфитләре өлеше 30,8 проценттан 28,7 процентка кадәр кимегән.

“Nielsen Русия” ширкәте вәкиле Константин Локтев аңлатканча, респондентларның дүрттән бер өлеше диярлек пандемиянең йогынтысы һәм шуңа бәйле рәвештә керемнәренең кимүен әйткән. Кулланучыларның 66 проценты бәяләр артуын сизгән, 30 проценты ташламалы тауарларны ешрак эзләвен белдергән.

Июнь башында Татарстан статистика идарәсе китергән мәгълүматка караганда, коронавирус таралу сәбәпле кертелгән чикләүләр Татарстандагы сату-алу күләмнәренең кискен кимүенә китергән. Татарстанда ризык сату узган елның апреле белән чагыштырганда 15,2 процентка кимрәк булган. Экспертлар коронавирус кризисы аркасында халыкның күп өлеше даими керемен яки гомумән нинди дә булса керемен югалткан дип фаразлады.

XS
SM
MD
LG