Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Конституция үзгәрешләренә тавыш бирмәскә чакырды


ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Конституция үзгәрешләренә каршы ялгыз пикетта

Мөрәҗәгатьтә татар активистлары "федерация нигезләрен җимерүче", "халыкларны бүлгәләүче" үзгәрешләр өчен тавыш бирмәскә чакыра.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге 1 июльдә Русиядә Конституциягә үзгәрешләр турында гомумхалык тавыш бирүенә каршы белдерү чыгарды. Хат Азатлыкта бар.

Белдерүдә ТИҮ вәкилләре Дөнья татар конгрессының Конституциягә тавыш бирү чарасы уңаеннан 10 июньдә чыгарылган мөрәҗәгатен тәнкыйть итә. "Бу мөрәҗәгатьтә "гореф-гадәтләребезне һәм бердәмлегебезне саклап калу, тотрыклылык һәм иминлек гарантияләрен киңәйтүгә...Рәсәй федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән" дип әйтелгән" дип искәртә активистлар.

Алар Конституциядә урысларны "дәүләт коручы халык" дип язып кую Төп канунның нигезләренә каршы килә дип белдерә. "Ничек бер генә халыкны "дәүләт төзүче халык" дип игълан итү бердәмлекне сакласын? Бу бернинди дә мантыйкка сыймый. Конституциянең кереш өлешендә халыклар тигез диелә, ә бу үзгәртү халыклар тигезлеген боза. Халыкларны болай итеп бүлгәләү Рәсәйне җимерелүгә илтә торган адым" диелә ТИҮ мөрәҗәгатендә.

Татар милли хәрәкәте вәкилләре Конституцияне болай үзгәртү урыслаштыруны көчәйтә дип саный. "Рус теле дәүләт төзүче халык теле буларак" дип Конституциягә язу урыслаштыруны көчләтә һәм Рәсәй халыклары телләренең юкка чыгуына китерә. Шулай ук үзгәртүләр Конституциянең федерация нигезләрен җимерәләр. Рәсәй республикаларының прокурорларын республика белән килештермичә билгеләү моңа үрнәк булып тора" дип аңлата авторлар.

Иҗтимагый үзәк активистлары милләттәшләрен "урыслаштыруны көчәйтә торган, Татарстан дәүләтчелеген җимерә торган үзгәртүләргә" тавыш бирүдә катнашмаска чакыра.

"Безнең туган телебез, татар дәүләтчелеге упкын алдында тора. Бөтентатар иҗтимагый үзәге сезне 1 июльдә булачак "тавыш бирүдә" катнашмаска чакыра! Халкыбызны телсез, дәүләтсез калдыра торган канунсыз "уенга" бармагыз!", диелә хатта.

Азатлык элек сораштырган экспертлар Татар конгрессының Конституциягә үзгәрешләр кертүгә тавыш бирергә чакыруы асылда урыслаштыруны һәм федерациядән ваз кичүне яклау ул дип белдерде. Алар фикеренчә, Конституциягә үзгәрешләр урыс булмаган халыкларның һәм төбәкләрнең хәле начараюга китерәчәк.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне Владимир Путин гыйнварда еллык юлламасы вакытында тәкъдим итте. Ул үзгәрешләр бөтен халык тавыш бирүе аша расланырга тиеш дип белдерде, гәрчә канун моны таләп итми. Тавыш бирү чарасы 22 апрельгә билгеләнде, әмма коронавирус пандемиясе аркасында билгесез вакытка кадәр кичектерелде. Соңрак Путин аны 1 июльгә билгеләде, тавыш бирү бер атна алдан башланып, атна дәвамында барачак диелде.

Төп канунга кертеләсе үзгәрешләрнең иң күп фикер тудырган бүлеге – президент мөддәтләренең нульгә калдырылуы. Бу үзгәреш Путинга тагын ике тапкыр президент вазифасына сайланырга мөмкинлек ача.

Үзгәрешләр гамәлгә керсен өчен, бөтенхалык тавыш бирү чарасында катнашучыларның яртысыннан күбрәге аларны хупларга тиеш. Тавыш бирергә күпме кеше килүе мөһим түгел. Шулай да Кремль халыкның тавыш бирергә килергә бик теләмәвен белеп, сайлау участокларына кеше җәлеп итү юлларын эзли.

Русиядәге оппозиция вәкилләре тавыш бирүгә байкот белдерергә чакыра. Алар хакимиятнең тавыш бирү нәтиҗәләрен ялганлап күрсәтер өчен бөтен кораллары да бар дип белдерә. Сайлау урыннарына килеп тә, “каршы” дип тавыш бирергә чакыручылар да бар.

Русиянең төрле төбәк депутатлары да Конституциягә үзгәрешләр кертү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Мәскәү муниципаль депутаты Юлия Галямина Азатлыкка бу мөрәҗәгатькә кемнәр кушылганын һәм ул нинди максатлар күздә тотканын сөйләде.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG