Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиянең Назрань шәһәрендә атышта биш кеше һәлак булган


Үлүчеләрнең берсе полиция, тагын берсе Росгвардия хезмәткәре булуы әйтелә.

Назрань шәһәре үзәгендә 16 июнь көнне иртән атыш булган. Нәтиҗәдә биш кеше үлгән, алты кеше яраланган. Бу турыда Русия медиаcs яза.
Интерфакска чыганагы дүрт кеше һәлак булганын хәбәр иткән. Аларның берсе полиция, тагын берсе Росгвардия хезмәткәре диелә. Атышта яраланган кешеләрнең берсе соңрак республика хастаханәсендә җан биргән, шулай итеп, үлүчеләр саны бишкә җиткән.

Атыш туганнан-туган Адәм һәм Мөхәммәд Медовлар арасындагы килеп туган ызгыш нигезендә булган диелә. Туганнар җир бүлешә алмаган. Һәркайсы үз ягыннан кешеләр белән килгән, алар арасында йодрык сугышы киткән, кайберләре коралдан атарга тотынган. Барлыгы 15 кеше ызгышкан, җидесе сугышып киткән, икесе аткан диелә.

Адам Медов – полиция капитаны, эчке эшләр министрлыгының Назрань идарәсе хезмәткәре була, Мөхәммәт Медов – Росгвадиядә полиция батальоны машина йөртүчесе булган. Алар икесе дә атышта үлгән. Башка үлүчеләр шулай ук аларның туганнары диелә.

XS
SM
MD
LG