Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Җиңү парады булмаячак


Уфада Җиңү бәйрәме, архив фотосы
Уфада Җиңү бәйрәме, архив фотосы

Бәйрәм чаралары коронавирус эпидемиясе сәбәпле көзгә күчерелә.

Башкортстан җитәкчелеге 24 июньдә Уфада Җиңү парадын уздырмаска карар биргән. Бу турыда республика башлыгы Радий Хәбиров фәрманы хөкүмәтнең рәсми мәгълүматы порталында дөнья күрде.

Хәбировның матбугат хезмәте аңлатканча, парадны республикада коронавирус таралу сәбәпле катлаулы санитар-эпидемиология хәле аркасында уздырмаска булганнар.

“Киңкүләм тантаналы чаралар әлегә көзгә күчерелде. Июнь көннәрендә ветераннарның һәрберсе өчен аз кеше катнашында парадлар уздырырга уйлыйбыз, аларның яшәгән йортлары ишегалдында” дигәннәр матбугат үзәгендә Idel.Реалиигә.

Хәбиров фәрманына ярашлы, 2020 ел сентябрендә республика күләмендә хәрби-ватанпарвәрлек клублары фестивале уздыру күздә тотыла. Ноябрьдә “Җиңү салюты”, “Җиңү” марафоны, декабрьдә Җиңүгә багышланган җырлар бәйгесе узуы көтелә.

Быел Русиядә Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә. Коронавирус эпидемиясе сәбәпле 9 майга ниятләнгән зур күләмле тантана чаралары узмый калды. Соңрак президент Владимир Путин Мәскәү парадын 24 июньгә билгеләде, ләкин илнең 17 төбәге аны июньдә уздырудан баш тартты. Бу коронавирус таралу куркынычы булу белән аңлатылды.

Татарстан җитәкчелеге парадны 24 июньдә уздырырга җыена. Татарстанның Чаллы шәһәре мэриясе парад һәм Сабантуй бәйрәме быел булмаячагын белдерде.

XS
SM
MD
LG