Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар өчен Һавел стипендиясе


Програм 2021 елның 4 гыйнварыннан 30 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Азатлык/Азат Европа радиосы (RFE/RL) 2020-2021 елга Вацлав Һавел исемендәге стипендиягә гаризалар кабул итү турында белдерә. Програмның максаты – матбугат иреге чикләнгән илләрдәге cәләтле журналистларга һөнәри үсеш юлында ярдәм итү. Програмга Чехиянең элекке президенты Вацлав Һавелның бәйсез журналистика демократия аксаган режимнарны үзгәртүдә мөһим роль уйный ала дигән ышанычы этәргеч булды.

Әлеге програм RFE/RL һәм Чехия тышкы эшләр министрлыгы башлангычы белән булдырылды, Дагмар белән Вацлав Һавелларның VIZE97 фонды ярдәме белән башкарыла.

Програм барышында стипендиатлар журналистика өлкәсендә белем алачак һәм үз көчләрен Прагада Азатлык редакциясендә сыный алачак.

Гариза тутыру кагыйдәләре һәм програм турында мәгълүмат белән монда танышып була.

XS
SM
MD
LG