Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 июльдә тавыш бирү турында Путин фәрманына каршы Югары мәхкәмәгә шикаять тапшырылган


Шикаять авторларының берсе Евгений Ступинны тоткарлау, 1 июнь
Шикаять авторларының берсе Евгений Ступинны тоткарлау, 1 июнь

Мәскәү думасы депутатлары президент Владимир Путинның Конституциягә төзәтмәләргә тавыш бирү турында фәрманын гамәлдән чыгаруны таләп итә.

Мәскәү шәһәр думасы депутатлары Евгений Ступин һәм Олег Шереметьев, сәясәт галиме Валерий Соловей һәм юрист Сергей Бочаров Путинның Конституциягә үзгәрешләргә 1 июльдә тавыш бирү турында карарын дөрес түгел дип тануны таләп итеп, мәхкәмәгә шикаять биргән. Бу турыда алар социаль челтәрдә хәбәр итте.

Шикаять авторлары коронавирус эпидемиясе шартларында, “җиңелмәгән вирустан көн саен дистәләгән, кайчакта йөзләрчә кеше үлеп торган вакытта тавыш бирү уздыру – җинаять” дип белдерә. Алар Путин фәрманын гамәлдән чыгару күп кешеләрнең гомерен саклап калачак дип саный.

Олег Шереметьев Federalcity басмасына аңлатканча, кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеген куркыныч астына куйган өчен җинаять кодексы нигезендә җаваплылыкка тартылу каралган. Президент һәм президент идарәсе дә шушы канун нигезендә җаваплылыкка тартыла ала, чөнки алар, Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирү оештырып, ил халкының гомерен куркыныч астына куя.

Валерий Соловей шикаять тексты пәнҗешәмбе көнне халыкка чыгарылачак дигән. Авторлар бу шикаятьне Югары мәхкәмә 1 июльгә – тавыш бирүнең рәсми датасына кадәр каравына ирешергә тырышачак. Ләкин тавыш бирү чынлыкта 25 июньнән үк башлана.

Русиядә коронавирус эпидемиясе сәбәпле гадәттән тыш хәл рәсми рәвештә кертелмәде, әмма “үизоляция” дип аталган чикләүләр кертелде. Илнең күп төбәкләрендә һәм Мәскәүдә “үзизоляция” тәртибе гамәлдән чыгарылды. Шул ук вакытта хәзер Русиядә көн саен 8 меңгә якын кешедә коронавирус табыла. Путин элек 22 апрельгә билгеләнгән тавыш бирү чарасын коронавирус сәбәпле соңгарак күчергән вакытта тәүлеклек зарарланучылар саны моннан кимрәк иде.

XS
SM
MD
LG