Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азюрка авылында табиблар кешеләрнең хәлен тикшерәчәк


Азюрка авылы
Азюрка авылы

Берничә төркем табиб авыл йортлары буйлап йөреп, кешеләрнең температурасын үлчәячәк һәм гомуми хәлен тикшерәчәк.

Мордовиянең иң зур татар авылы Азюркада (Белозерье) табиблар йортлар буйлап йөреп, кешеләрнең хәлен тикшерәчәк. Моның хакта танылган адвокат Марат Ашимов үзенең Facebook сәхифәсендә белдерде.

Ашимов сүзләренчә, тикшерү 19 июньнән башланачак. Табиблар берничә төркемдә эшләячәк, кешеләрнең температурасын үлчәячәк. Дәвалау билгеләнәчәк, авыр хәлдә булучыларны хастаханәгә җибәрәчәкләр. Моннан тыш авылга Роспотребнадзор килеп, һаваны анализлаячак. Авыру таралган йортларда дезинфекция башкаралачак.

"Вазгыять яхшы якка кузгалды. Уртак көчләр белән авыру таралуын туктатып булачак, авыручылар дәваланачак дип өметләнәбез", дип язды Ашимов. Ул кешеләрне өйдә калырга, үзизоляция тәртибен сакларга чакырды.

Әлеге хәбәрне Азатлык Азюрканың "Җомга" мәчете имамы Рәшит Әбдрәшитов та раслады. Авыл мәчетләре имамнары моның турында хәбәрне авылның What's app төркемнәрендә тарата.

Элегрәк Азатлык Мордовиянең Азюркада авылында коронавирустан чирләүчеләр саны артуын язган иде. Үлүчеләр булуы да хәбәр ителә. Кешеләр ашыгыч ярдәмне бишәр сәгать көтәргә туры килә дип сөйли. Авыруларга аннары ярдәм итәргә соң була, алар реанимациягә эләгә.

XS
SM
MD
LG