Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Екатеринбурдагы татар-башкорт зиратындагы тарихи корылманы саклап калуны сорый


Екатеринбур мөселман зираты
Екатеринбур мөселман зираты

XIX гасырга караган корылма шәһәр идарәсе таләбе белән сүтелергә мөмкин.

Екатеринбурның “Шәһәр зиратлары хезмәте” идарәсе борынгы татар-башкорт зиратындагы XIX гасыр корылмасын сүтүне таләп итә. Бу тарихи бинаны саклап калуны сорап, татар җәмәгатьчелеге Свердлау өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев һәм Екатеринбур мэры Александр Высокинский исеменә хат язган.

2007 елдан бирле бу борынгы зиратны татар яшьләре карап-чистартып тора. Күмәк тырышлык белән зиратның коймасын торгызу һәм XIX гасырга караган тарихи бина – Каравылчы йортын төзекләндерү эшләре дә башлана. Зират һәм ул урнашкан җир Екатеринбур шәһәре милке булып тора, ләкин шәһәр идарәсе аны төзекләндерү белән шөгыльләнми, шуңа күрә тарихи зират җимерек хәлдә була.

2019 елда “Шәһәр зиратлары хезмәте” иҗтимагый активистлардан Каравылчы йортын канун нигезендә теркәүне таләп итә башлый. Моны эшләмәгән очракта бинаны мәхкәмә карарынннан башка сүтеп ташлау белән яный.

Өлкә һәм шәһәр җитәкчеләренә язган хатында активистлар бинаны теркәүнең ни өчен мөмкин булмаганын аңлата. “Без корылманы канунилаштыра алмадык, чөнки без аның хуҗасы түгел. Теркәүнең аның хуҗасы башкарырга тиеш. “Шәһәр зиратлары хезмәте” мөдире Калашниковның бинаны мәхкәмәсез-нисез җимерәчәкбез дигән сүзе бу зиратны тәртиптә тотучы иҗтимагый хәрәкәт вәкилләрен генә түгел, гомумән Свердлау өлкәсенең татар-башкорт җәмәгатьчелеген ачуын чыгарды”, диелә хатта.

Активистлар “Шәһәр зиратлары хезмәте” оешмасының эшчәнлеген һәм оешма җитәкчесенең бинаны җимерү турындагы сүзләренең канунга ярашлыгын тикшерүне сорап, прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Хатта әйтелгәнчә, татарлар алга таба да зиратны тәртиптә тоту һәм төзекләндерү эшен дәвам итәргә әзер.

Хатка Свердловски өлкәсе татарларының “Урал татарлары” Конгрессы рәисе Ринат Аскаров, Свердлау өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Артур Мөхетдинов, мөселманнарның җирле Диния нәзарәте вәкиле Олег Хәбибуллин, “Нур Усман” дини оешмасы аксакаллар шурасы рәисе Рәис Нуриманов, “Яшен” татар яшьләре оешмасы рәисе Ринат Каштанов, “Урал таулары” иҗтимагый оешмасы рәисе Эльвина Корбанова һәм “Екатеринбур татар бистәсе” проекты координаторы Илдар Хәбибуллин кул куйган. Алар өлкә губернаторыннан каравылчы йортын сүттермәскә, аны яңадан торгызуны канунга ярашлы итүдә ярдәм күрсәтергә сорыйлар. Шулай ук “Шәһәр зиратлары хезмәте” мөдирен иҗтимагый активистлар белән конструктив сөйләшүгә чакырырга, аның изге гамәлләргә каршы чыгуын туктатырга ярдәм итүен үтенәләр.

Екатеринбурдагы иске татар-башкорт зираты (элек ул “магометянское кладбище” дип аталган) Репин урамы, 40 йорт тирәсендә урнашкан. Зиратка XIX гасыр ахырларында нигез салынган. Беренче каберләр 1880 елга карый. Хәзер зиратта җирләүләр башкарылмый, соңгы тапкыр мнда җирләүләр 50 ел элек булган. Екатеринбур татар-башкорт зиратында атаклы татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары Агафуровлар җирләнгән. 2019 елда Агафуровларның гаилә төрбәсе ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелде. Зиратның мәйданы 5,2 һектар. Ул шәһәрдә иң борынгы зиратларның берсе, җире 1879 елда рәсми рәвештә тапшырылган, 1880 елда җирли башлаганнар. Татарлар һәм башкортлардан кала, монда сугыш елларында Екатеринбур хастаханәләрендә үлгән 53 хәрби дә җирләнгән. Араларында биш Советлар берлеге каһарманы кабере дә бар. Каберләрнең берсе Свердлау өлкәсе мәдәни мирас объекты буларак теркәлгән. 1927 елда коммунистлар фиркасенең өлкә комитеты зиратны мөселманнардан тартып ала. 1927 елдан 1989 елга кадәр Свердловски мөселманнары Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен шушы мөселман зиратында уздырган.

Зиратны карап-чистартып тору эшен 2007 елда шәһәрнең "Яшен" татар яшьләре оешмасы башлап җибәргән булган. Зиратта ел саен өмәләр уза.

XS
SM
MD
LG