Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанның элеккеге башлыгы Михаил Игнатьев коронавирустан үлгән


Михаил Игнатьев
Михаил Игнатьев

Элегрәк аның коронавирус белән авыруы хәбәр ителгән иде.

Чуашстанның элеккеге башлыгы Михаил Игнатьев хастаханәдә үлгән. Моның хакта республика башлыгы идарәсендәге чыганакка сылтанып "Интерфакс" басмасы хәбәр итә. "Игнатьев үлгән. Ул коронавирус белән авырган", дигән чыганак "Интерфакс"ка.

Мәгълүматны "РИА Новости"га Чуашстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Олег Николаев раслады. "Миндә рәсми каналлардан раслау бар", диде ул.

58 яшьлек Михаил Игнатьев Чуашстан белән 2010 елдан 2020 ел гыйнварына кадәр идарә итте. Ул “ышанычны югалту” сәбәбе белән вазифасыннан алынды.

26 майда Игнатьевның Путинның бу карарын мәхкәмәгә биргәне билгеле булды. Май ахырында аның үпкәсе ике яклап шешеп авыр хәлдә хастаханәгә эләгүе билгеле булды.

2020 ел башында Чуашстан башлыгы Михаил Игнатьев әйткән сүзләре һәм гамәлләре белән бер-бер артлы ике җәнҗалга сәбәп булган иде. Башта ул үз чыгышында хакимияткә каршы яза торган журналистларны һәм блогерларны "манчырга" кирәк дип белдерде. Соңрак ул гадәттән тыш хәлләр министрлыгы офицерына машина ачкычы бүләк иткәндә аны ачкычны алу өчен сикерергә мәҗбүр итте.

XS
SM
MD
LG