Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ активисты китап нәшриятын саклап калырга таләп итеп ялгыз пикет үткәрде


Ринат Йосыпов ялгыз пикетта.
Ринат Йосыпов ялгыз пикетта.

Татарстан китап нәшриятын "Татмедиа" агентлыгына кушмыйча аны мөстәкыйль итеп саклап калуны таләп итеп Казанда ялгыз пикет үтте.

19 июнь Казанның Ирек мәйданында ялгыз пикетка чыккан ТИҮ активисты Ринат Йосыпов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан Татарстан китап нәшриятын саклап калуны таләп итте.

"Президент Миңнеханов! Татарстан китап нәшриятын саклап калуны таләп итәбез! Нәшриятны юк итү — татар халкына каршы җинаять!” дигән шигар күтәреп торган Йосыпов Азатлыкка бу пикетка җаны әрнеп чыгуын әйтте.

Пикетчы фикеренчә, 100 ел эшләп килгән китап нәшриятын бетерү — хурлык, җинаять.

"Нәшриятны "Татмедиа" оешмасына кушып, аны бетерергә җыеналар. Мин Татарстан президентыннан нәшриятны саклап калуны таләп итәм. Шушы пикет аша булса да үз таләбемне Миңнехановка җиткерергә телим", дип белдерде ул.

Пикетны карарга килгән Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев тә Азатлыкка Татарстанда 2019 елда башта Милли мәдәни үзәкне, анда урнашкан үзенә тиңе булмаган Мәдәният һәм тарих музеен юк итттеләр, хәзер инде Татарстан китап нәшриятын да юк итеп зур фаҗига китереп чыгаралар, диде.

“Татарстан китап нәшрияты — ул татар дәүләтенең бер билгесе булып тора. Аны икенче бер оешмага кушу татар дәүләтчелегенә, татар теленә, татар китабына, татар мәгарифенә ясалган һөҗүмнең дәвамы”, дип җиткерде ул.

Зәкиев сүзләренчә, Татарстан китап нәшриятына каршы эшләнгән бу гамәлгә каршы татар язучылары, татар журналистлары, татар зыялылары дәррәү күтәрелергә, Татарстан президенты моңа шәхсән үзе игътибар итәргә тиеш. Татарстан китап нәшрияты мөстәкыйль булып калырга тиеш диде ул.

ТИҮ рәисе бүгенге пикетта күтәрелгән шигар белән алдагы көннәрдә дә ялгыз пикетлар уздырачакларын әйтте.

10 июньдә Татарстан китап нәшриятының Татамедиа акционерлык җәмгыятенә кушылу ихтималы турында хәбәрләр чыкты. Моңа каршы интернетта имза җыю башланды. Татар халык язучылары нәшриятны мөстәкыйль рәвештә саклап калуны сорап республика җитәкчелегенә хат язды.

XS
SM
MD
LG