Accessibility links

Татарстан китап нәшриятын "Татмедиа"га кушуга каршы имза җыю башланды


Татар китап нәшрияты урнашкан бина
Татар китап нәшрияты урнашкан бина

"Татмедиа" белән берләштерелсә, бу Татарстанның мәдәни-тарихи брендын юкка чыгару булачк диелә махсус петициядә.

Татарстан китап нәшриятын мөстәкыйльлеген югалтып, "Татмедиа" ширкәтенә кушылырга мөмкин. Интернетта бу адымны булдырмауны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә мөрәҗәгать чыкты. Ул Татарстан китап нәшрияты исеменнән язылган.

"2019 елда бер гасырлык юбилеен билгеләүче Татарстан китап нәшрияты "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә кушылу алдында тора. Бу чынлыкта Татарстанның мәдәни-тарихи брендын юк итү" диелә мөрәҗәгатьтә.

Авторлар бу кушылудан нәшрият күп нәрсәләрне югалтачак ди. “Кыскартулар нәтиҗәсендә югары профессиональ коллективын, халыкара конкурсларда, грантларда катнашу мөмкинлеген, дәреслекләр эшләү хокукын, йөз ел эчендә чыгарган продукциясенә авторлык хокукларын” югалтачак дип санап китә авторлар.

Моннан кала, "Татмедиа" белән кушылганнан соң нәшрият кеременең дәреслекләрдән, грантлардан килгән өлеше юкка чыгачак дип яза авторлар.

Мөрәҗәгатьтә 1920-30 елларда татар нәшриятлары ябылып, татар әлифбасының башта латинга, аннары кириллга күчүе нәтиҗәсендә халык рухи мирасның күп өлешен югалтты дип тә әйтелә.

"Китаплы халык үлмәс", без сездән Татарстан китап нәшриятын мөстәкыйль итеп саклап калуны һәм "Татмедиа"га кушылуга юл куймауны сорыйбыз" дип тәмамлана мөрәҗәгать.

Былтыр 14 ноябрьдә Татарстан китап нәшрияты 100 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге датага багышлап Казанда "Китап нәшер итү тарихы һәм китап сәүдәсенең заманча үсеш тенденцияләре" дигән фәнни-гамәли конференция, Кәрим Тинчурин театрында тантаналы чара үтте.

2018 елда нәшриятта хезмәткәрләрне кыскарту булган иде инде.

XS
SM
MD
LG