Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада йогышлы авырулар һоспитале төзүчеләре хезмәт хакы түләнмәгәнгә Хәбировка мөрәҗәгать итте


Коронавирустан авыручыларны дәвалау өчен яңа үзәк
Коронавирустан авыручыларны дәвалау өчен яңа үзәк

Мөрәҗәгатьне эшчеләр хөкүмәт порталы аркылы юллаган. Түләнмәгән хезмәт хакының суммасы әйтелми.

Уфа янында йогышлы авырулар өчен яңа хастаханәне төзегән эшчеләр хезмәт хакы түләнмәгәнгә күрә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка мөрәҗәгать итте. Хатларын алар республика җитәкчелегенең электрон кабул итү бүлмәсенең сайты аркылы юллаган.

“Радий Хәбиров, Зубоводагы һоспитальне төзегән өчен хезмәт хакы түләү проблемын хәл итүегезне сорыйбыз. Иглиннан көн саен йөрдек, эшчеләрне үз машинабызда йөрттек. Түлибез диләр, ләкин һаман йә “иртәгә”, йә “берсөкөнгә” дип вәгъдә итәләр. Безгә акча кирәк, кредит түләргә акча юк. Ярдәм итегез, зинһар. Халык өчен төзедек, үзебез буш кул белән калдык” диелгән Галиева Р.А. язган мөрәҗәгатьтә.

“Башинформ”га Башкортстан хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә “бу сорау контрольдә” дип әйткәннәр. “Зубовода һоспиталь төзегән өчен хезмәт хакы түләнмәү турында Галиева мөрәҗәгате контрольдә тотыла. Җавап гариза язучыга билгеләнгән вакыт эчендә җибәреләчәк” дигән хакимият вәкилләре.

Уфа янында һоспиталь 30 майда ачылды. Ул тиз җыела торган конструкцияләрдән ике айда төзелде. Инфекция үзәге бер катлы биналардан тора, гомум мәйданы 16 мең шакмак метрны тәшкил итә. Һоспитальдә 100 палата, шуңа өстәп тәүлек әйләнәсе кабул итү өчен 82 бокс һәм 18 реанимация бүлмәсе бар. Клиника барлыгы 470 авыруны кабул итәргә исәпләнгән.

Рәсми саннар. 22 июнь 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 959 (+53) 2 385 (+5) 18 (+0)
Татарстан4 231(+39) 3 647 (+2) 11 (+0)
Русия592 280 (+7 600) 344 416 (+4 705) 8 206 (+95)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG