Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ эш визалары бирүне 2020 ел ахырына кадәр туктатып тора


Чит илләрдән эшчеләр кертүне тыю америкаларның үзләренә эш җитсен өчен кертелде.

АКШ президенты Дональд Трамп чит илләрдән килеп эшләргә теләүчеләр өчен визалар бирүне вакытлыча туктатты. Президент фәрманы белгечлекләрнең күбесенә кагыла: исемлеккә югары технологияләр белән эшләүче ширкәт хезмәткәрләреннән алып сезонлы эшчеләргә кадәр категорияләр кертелгән. Ак йорт вәкилләре белдергәнчә, бу карар коронавирус пандемиясе аркасында эшләрен югалткан американнарга эш урыннары җитсен өчен кабул ителгән. Президент фәрманы кысаларында чикләүләр медицина хезмәткәрләре һәм азык-төлек сәнәгате өлкәсендә эшләүчеләргә кагылмый.

Элегрәк шундый тыю апрельдә кертелгән иде, ул сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак диелде. 22 июньдә Трамп чикләүләрне 2020 елның ахырына кадәр озайтты. Ак йорт исәпләп чыгарганча, бу чикләүләр АКШка 500 меңнән артык кешенең килүен тоткарларга мөмкинлек бирәчәк. Миграция сәясәте институты бу тыю 325 чит ил кешесенә кагылыр дип саный. Визаны элек алып өлгергән кешеләр АКШка килә ала.

Ак йортның карарын Америкадагы берничә зур ширкәт вәкилләре һәм канун чыгаручылар тәнкыйть утына тотты. Алар Кушма Штатларга югары квалификацияле хезмәткәрләр, аеруча инженерлар һәм программистлар җитешми дип белдерде. Google җитәкчесе Сундар Пичай президент Трамп карары аның күңелен кайтаруын әйтте. Twitter вәкиле бу карарны “киләчәкне күрмәү, АКШның икътисади нигезен җимерү” дип бәяләде. Республикан сенаторлар Линдси Грэм һәм Джон Корнин президентны бу карарын үзгәртергә чакырды. Wall Street Journal газеты язганча, президентның әлеге фәрманы мәхкәмәгә бирелергә мөмкин.

Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләренә караганда, АКШ халкының күпчелеге иммигрантлар америкаларга кирәк булмаган эш урыннарын били дип саный.

XS
SM
MD
LG