Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы мәктәпләрдә ватанпарвәрлек тәрбияләү турында канунны беренче укылышта кабул итте


Русия хөкүмәте байрак төсләрендә
Русия хөкүмәте байрак төсләрендә

Канун проектын май ахырында Думага Русия президенты Владимир Путин кертте.

“Русия Федерациясендә мәгариф турында” федераль канунына үзгәрешләр кертелә. Яңа бүлекләргә ярашлы, мәктәпләр балаларга ватанпарвәрлек тәрбиясе бирергә, укучыларда “Ватан геройларына” хөрмәт хисе тәрбияләргә тиеш булачак. Әлеге канун өлгесен Русия думасы беренче укылышта кабул итте. Бу турыда думаның сайтында әйтелә.

Элеккеге язылышында канунда “укучыларны тәрбияләү” диелгән булса, хәзер анда өстәмәләр кертелә. “Ватанпарвәрлек һәм гражданлык хисе, ватанны яклаучылар истәлегенә һәм ватан каһарманнары батырлыгына, канунга һәм хокук тәртибенә, хезмәт кешесенә һәм өлкән буынга хөрмәт, үзара ихтирам, мәдәни мираска сак карау формалаштыру” дигән сүзләр өстәлә.

Канун өлгесен май ахырында Думага Русия президенты Владимир Путин кертте. Ул тәрбияне укыту програмнарының бер өлеше итәргә, шулай ук аларга “тәрбиянең эш програмын” һәм “тәрбия эшенең календарь планын” кертергә дә тәкъдим итә.

2019 елның февралендә Русия мәгариф министрлыгы 10-11нче сыйныф укучылары өчен икътисад белеме дәреслеген расламады. Моны китапта укучыларда Русиягә мәхәббәт уятучы материаллар булмау белән аңлаттылар.

2014 елдан башлап Русия мәктәпләрендә дәүләт байрагы элү мәҗбүри ителде. 2016 елның апрелендә Татарстанда да шундый канун чыкты. Татарстан дәүләт шурасы вәкилләре канунга үзгәрешләр керткәндә бу чара балаларда ватанпарвәрлек тәрбияләүгә хезмәт итәчәк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG