Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин 5 миллионнан арткан еллык табышка салымны күтәрергә тәкъдим итте


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Моннан тыш, июль аенда 16 яшькә кадәр һәр балага өстәмә 10 мең сум бүлеп биреләчәк. Медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр дә июль һәм август айларына озайтылачак.

Русия президенты Владимир Путин 2021 елдан 5 миллионнан артык табыш булган салымны 15%-ка кадәр җиткерергә тәкъдим итте. Бу хакта президент 23 июнь көнне халыкка мөрәҗәгатендә әйтте.

Хәзерге вакытта әлеге салым бөтен кеше өчен бер үк – 13%. Президент сүзләренчә, бу акчалар сирәк авырулары булган балаларны дәвалауга һәм медицина җиһазларын сатып алуга тотылачак.

Президент шулай ук июль аенда 16 яшькә кадәр һәр балага өстәмә 10 мең сум бүленеп биреләчәген белдерде. Өстәмә түләүне июньдә алганнар яңа түләүне автоматик рәвештә алачак, моның өчен аерым гариза бирәсе юк, диде ул.

Путин Русия эпидемияне җиңә алды дип белдерде. Аның сүзләренчә, хәзер вазгыять контрольдә, моңа тестны арттыру хисабына ирешеп булды. "Без эпидемияне чигенергә мәҗбүр иттек", дип белдерде ул. Шул ук вакытта президент вакцина булдырылганчы сакланырга чакырды. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта илдә вакцина булдыру өчен 14 үзәк эшли.

Моннан тыш, Путин медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр июль һәм август айларына озайтылачак дип белдерде. Барлык түләүләр салымнардан азат булачак һәм ял алу акчасында да исәпкә алыначак. Русия президенты шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсен яңарту өчен 500 миллиард сум тотарга вәгъдә итте.

Русия президенты шулай ук үзмәшгуль булып барлык ил буйлап теркәлеп булачагын әйтте. Бу түбән салым түләү мөмкинлеген бирә. Үзмәшгуль булып 16 яшьтән теркәлеп булачак.

  • 2020 елның март ахырыннан Русия президенты илдә "ял көннәре" тәртибен көрткән иде. Әлеге режим илдә 11 майга кадәр дәвам итте.
  • 23 июньгә Русия күләмендә коронавирус 599 705 кешегә йоккан, узган тәүлектә ул тагын 7425 кешедә ачыкланган. Вирус корбаннарының гомуми саны – 8359.
  • Русиядә коронавирустан үлемнәрнең рәсми статистикасын бәйсез тикшерүчеләр тәнкыйтьләп чыга. Алар төбәк хакимиятләре саннар белән төрле манипуляцияләр ясап, вирус корбаннарын башка чирләрдән үлүчеләр буларак терки дип фаразлый. Хакимиятләр моны кире кага.

Рәсми саннар. 23 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 011 (+52) 2 482 (+97) 18 (+0)
Татарстан4 271(+40) 3 652 (+5) 11 (+0)
Русия599 705 (+7 425) 356 429 (+12 013) 8 359 (+153)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG