Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе: "Чаралар күрелсә, коронавирусның икенче дулкыны булмаячак"


Мондый фараз профилактика чаралары сакланган очракта гына тормышка ашачак ди белгеч. 

Татарстанда кертелгән чикләүләрдән чыгуның өченче этабына күчәр өчен мониторинг ясала. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдерде. Чикләүләрдән әкрен чыккан очракта ул коронавирусның икенче дулкыны килмәячәк дип фаразлый.

“Коронавирусның икенче дулкыны булмаячак. Моның өчен кисәтү чараларын үтәү кирәк. Бүгенге вазгыятьне чын итеп кабул итик. Чикләүләрне алырга ашыкмаска кирәк. Әйдәгез, кальян, ашханәләрне ачыйк, дистанцияне киметик диләр. Бүген чикләүләрдән чыгуның икенче этабын үтик. Өченче этапка нинди саннар белән керүне карарга кирәк булачак. Әгәр дә чикләүләрне бетерсәк, икенче дулкын киләчәк. Бу һәммәбезнең профилактик чараларга ни дәрәҗәдә җаваплы каравыннан бәйле. Коронавирус авыруы тотрыклы бара, барлык чаралар да күрелә. Киләчәктә өченче этапка күчәр өчен күзәтү ясыйбыз”, диде Авдонина.

Роспотребнадзор белгече сүзләренчә, хәзер эш урыннарында тиешенчә профилактика чаралары үтәлми. Татарстанда йоктыручыларның 51 процентын эшчеләр, ә 23 процентын пенсионерлар алып тора диде ул.

Утырышта шулай ук үпкәне ясалма җилләтү җиһазына (ИВЛ) тоташтырылучылар санын да китерделәр. Соңгы тәүлектә алар 11гә арткан һәм 71 булган.

Рәсми саннар. 23 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 011 (+52) 2 482 (+97) 18 (+0)
Татарстан4 271(+40) 3 652 (+5) 11 (+0)
Русия599 705 (+7 425) 356 429 (+12 013) 8 359 (+153)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG