Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирү башланды


Ил күләмендә 96,5 мең сайлау участогы эшли, 144 чит илдә 254 урында тавыш бирү оештырылган.

Бүген Русиядә Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирү чарасы башланды. Үзгәрешләр арасында Владимир Путинның президент мөддәтләрен “нульләштерү” дә каралган. Бу үзгәреш гамәлгә кергән очракта ул тагын ике тапкыр президентлыкка намзәт булырга һәм хакимияттә тору вакытын 2036 алга кадәр озайтырга мөмкинлек алачак.

Тавыш бирү чарасы бер атна бара, ул 1 июльдә тәмамлана. Русиядә 96,5 мең сайлау участогы ачылган, 144 чит илдә 254 участок эшли.

Коронавирас эпидемиясе сәбәпле тавыш бирү урынннары кайбер төбәкләрдә ачык һавада чатырларда оештырылган. Мондый төр сайлау участоклары Русиянең яңа тарихында беренче тапкыр кулланыла. Шулай ук өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә тудырылган, моның өчен 21 июньгә кадәр гариза бирү таләп ителде.

Мәскәүдә һәм Түбән Новгород өлкәсендә электрон тавыш бирү оештырыла. Мәскәүдә бу төр тавыш бирүгә бер миллионнан артык кеше – шәһәрдә яшәүчеләрнең һәр җиденчесе теркәлгән диелә.

Ерак җирлекләрдә яшәүче 67 меңнән артык кеше моңа кадәр тавыш биргән, бу турыда 23 июньдә Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова хәбәр итте.

Июнь дәвамында медиалар тавыш бирүгә кешеләрне мәҗбүриләү очраклары турында хәбәр итеп торды. Оешма җитәкчеләре, эш бирүчеләр хезмәткәрләрен тавыш бирүдә катнашырга һәм башкаларны да моңа үгеләргә мәҗбүр итә диелде. Аерым алганда, шундый басым булудан Мәскәү мәктәпләре укытучылары, Киров шәһәреннән медицина хезмәткәрләре, ПИК төзелеш ширкәтләре төркеме эшчеләре, Тверь һәм Новосибирскидагы югары уку йортлары студентлары, Мәскәүдәге тикшерү изляторында тотылучылар һәм башкалар зарланды. Памфилова бу белдерүләрнең күбесен “фейк” дип атады.
Тавыш бирү нәтиҗәләрен санау 1 июльдә сайлау участоклары ябылгач башланачак.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне Владимир Путин гыйнварда еллык юлламасы вакытында тәкъдим итте. Ул үзгәрешләр бөтен халык тавыш бирүе аша расланырга тиеш дип белдерде, гәрчә канун моны таләп итми. Тавыш бирү чарасы 22 апрельгә билгеләнде, әмма коронавирус пандемиясе аркасында билгесез вакытка кадәр кичектерелде. Соңрак Путин аны 1 июльгә билгеләде, тавыш бирү бер атна алдан башланып, атна дәвамында барачак диелде.

Төп канунга кертеләсе үзгәрешләрнең иң күп фикер тудырган бүлеге – президент мөддәтләренең нульгә калдырылуы. Бу үзгәреш Путинга тагын ике тапкыр президент вазифасына сайланырга мөмкинлек ача.

Үзгәрешләр гамәлгә керсен өчен, бөтенхалык тавыш бирү чарасында катнашучыларның яртысыннан күбрәге аларны хупларга тиеш. Тавыш бирергә күпме кеше килүе мөһим түгел.
Русиядәге оппозиция вәкилләре тавыш бирүгә байкот белдерергә чакыра. Алар хакимиятнең тавыш бирү нәтиҗәләрен ялганлап күрсәтер өчен бөтен кораллары да бар дип белдерә. Сайлау урыннарына килеп тә, “каршы” дип тавыш бирергә чакыручылар да бар.

Русиянең төрле төбәк депутатлары да Конституциягә үзгәрешләр кертү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Мәскәү муниципаль депутаты Юлия Галямина Азатлыкка бу мөрәҗәгатькә кемнәр кушылганын һәм ул нинди максатлар күздә тотканын сөйләде.

XS
SM
MD
LG