Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Русия кешеләр белән сәүдә итүгә каршы җитәрлек дәрәҗәдә көрәшми


Майк Помпео
Майк Помпео

Русия бу проблем кискен торган 20 ил арасына керә диелә.

АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео кешеләр беән сәүдә итү проблемының дөньяда торышы хакында хисап белән чыкты. Русия хакимиятенең бу өлкәдә күргән чаралары әлеге проблем белән көрәш стандартларына туры килми диелә хисапта.

Русия кеше белән сәүдә итү проблемы кискен торган егермеләп ил арасына кертелеп карала. Бу илләр төркемендә Әфганстан, Төркмәнстан, Беларус кебек дәүләтләр дә бар. Иң зур проблем – Русиядә чит ил кешеләрен ирексезләп эшләтү. Аеруча Төньяк Корея ватандашлары мондый төр хезмәт коллыгына дучар ителә дип саный АКШ хакимияте. Хисапта әйтелгәнчә, хәзер Русиядә Төньяк Кореядан меңнәрчә кеше ирексез рәвештә эшкә җәлеп ителгән булырга мөмкин.

Помпео китергән саннарга караганда, хәзер дөньяда 25 миллионга якын зурлар һәм балалар кеше белән сату итү корбаны булган, алар хезмәт һәм сексуаль эксплуатация өчен ирексезләп тотыла диелә.

Президент Дональд Трамп узган елда түбән рейтингка ия булган 15 илгә кайбер төр ярдәмне күрсәтүне чикләде дип искәрткән Помпео. Хисапта Кытай һәм Куба аерым тәнкыйтькә дучар ителгән.

XS
SM
MD
LG