Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан алты кеше терелгән


Русиядә узган тәүлектә 6 852 яңа очрак ачыкланган. Татарстанда 41, Башкортстанда 49 кешедә COVID-19 рәсми расланган.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 41 кешедә коронавирус расланган. Узган тәүлектә бары алты кеше генә савыгып чыккан, диелә. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Барлыгы 4 431 кешедә вирус ачыкланган, 3690 кеше савыгып чыккан. Русия статистикасында барлыгы 11 кешенең үлүе күрсәтелә.

Татарстан штабы мәгълүматына караганда, республикада коронавирустан 15 кеше үлгән.Мөслим районы үзәк хастаханәсенең балалар табибы Нассер Гассан Назимның 23 июнь көнне үк вафат булуына карамастан, аның үлеме кичә генә расланды.

Башкортстанда узган тәүлектә 49 яңа очрак рәсман теркәлгән, барлыгы 5 220 кешедә COVID-19 расланган. Үлемнәр турында хәбәр ителми, республикада барлыгы 18 кешенең коронавирустан үлгәне рәсми расланган. Башкортстанның Роспотребнадзор идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, барлыгы 858 медицина хезмәткәре коронавирус йоктырган.

Русиядә узган тәүлектә 6 852 кешедә вирус табылган, вирус эләктерүчеләр саны 627 646 кә җитте. Узган тәүлектә 188 кеше коронавирустан һәлак булган, эпидемия барышында үлемнәр – 8 969 кеше.

Рәсми саннар. 27 июнь 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 220 (+49) 2 843 (+60) 18 (+0)
Татарстан4 431 (+41) 3 690 (+6) 11 (+0)
Русия627 646 (+6 852) 393 352 (+9 200) 8 969 (+188)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG