Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ольга Романова: "Русь сидящая" фонды ябылды


Ольга Романова
Ольга Романова

Тоткыннар һәм аларның туганнарына ярдәм итеп килүче "Русь сидящая" хәйрия фонды 26 июньнән эшен туктата. Бу хакта Facebookта фонд җитәкчесе Ольга Романова хәбәр итте.

Әлеге карар Петербурдагы Невский мәхкәмәсенең эштән куылган Динар Идрисовка 1,3 миллион сум компенсация түләү һәм яңадан эшкә алу турындагы карарыннан соң кабул ителгән.

Ольга Романова бу кадәр акчалары булмавын әйтте. "Барлык безнең хисапларыбыз туңдырылган һәм без ябылабыз", диде ул.

Ольга Романова сүзләренчә, Идрисовны эштән җибәрүгә хезмәткәрнең "Русь сидящая" исеменнән кешеләрне яклаганы өчен акча алуы сәбәп булган. Бу фонд принципларына каршы килә.

"Бу кеше безне япты. Меңнәрчә тоткыннар һәм аларың гаиләләрен ярдәмсез калдырды", дип язды ул.

Романова халыктан фонд хисабына акчалар җибәрмәүне сорый.

Идрисов "Такие дела"га интервьюда башкача сөйли. Аның сүзләренчә, Романова белән низаг “хокук яклау эшчәнлегендәге каршылыклар белән бәйле". Идрисов клиентлардан акча алуын кире кага, үзен "эштә булмау"ны сәбәп итеп кууларын әйтә. Ә мәхкәмәдә откан акчаны ул эштән җибәрелмәгән булса алырга тиешле хезмәт хакы компенсациясе дип атый.

"Русь сидящая" фонды башлыгы даими рәвештә ачыграк булуын таләп итеп Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте системасын реформалауга чакырып килде.

XS
SM
MD
LG