Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" фиркасе Рөстәм Миңнехановны президентлыкка намзәт буларак тәкъдим итте


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Миңнеханов республика мәнфәгатен яклаячагын әйтте.

"Бердәм Русия" фиркасе Татарстан президенты сайлавына Рөстәм Миңнеханов намзәтен тәкъдим итте. Бүген фирка конференциясендә шундый карар кабул ителде. Рөстәм Миңнехановка көндәш итеп чыгарылган Татарстан транспорт министры Ленар Сафин җитәрлек тавыш җыя алмады.

"Ышаныч өчен зур рәхмәт. Ун ел бергә эшлибез. Ходай теләсә, республика мәнфәгате, Русия өчен эшләрбез...", диде Миңнеханов.

Инде дүшәмбе көнне Миңнеханов Татарстан үзәк сайлау комиссиясенә гариза тапшырыр дип көтелә. Моңа кадәр Татарстан президенты сайлавында ЛДПР үз намзәтен тәкъдим итте. Ә КПРФ сайлауда катнашудан баш тартты.

Татарстан президентын сайлау 13 сентябрьдә узачак. Бу датаны 11 июньдә узган утырышында Татарстан Дәүләт шурасы раслады.

Элегрәк Миңнеханов Татарстан президенты вазифасына кабат барачагын белдерде. Аннан алда Русия президенты Владимир Путин Миңнехановның сайлауда намзәт булып баруын хуплавын әйтте.
Моннан тыш, быелгы сайлауларда Татарстан җитәкчесенең атамасы "президент" булып калачак, аны үзгәртү көтелми.

XS
SM
MD
LG