Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда балалар аланнарын ачу кичектерелде


Архив фотосы
Архив фотосы

Мәктәп яны аланнарының ачылуы ун көнгә соңрак булачак. Шифаханәләргә дә эшләргә әлегә рөхсәт ителми.

Башкортстанда мәктәп яны аланнарын эшләтеп җибәрергә әле иртәрәк, чөнки балалар сәламәтлеге өчен куркыныч булырга мөмкин. Бу турыда республика хөкүмәте киңәшмәсендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Элегрәк мәктәп лагерьларын ачу 1 һәм 3 июльдә булыр дип фаразланган иде.

"Әйдәгез, гөнаһ алмыйк. Роспотребнадзор кирәк түгел ди икән, димәк, кирәкми, чөнки чир яңадан кабынса, бу җинаять эзәрлекләве дә китереп чыгарырга мөмкин. Әлегә 13-15 июль дип билгеләп торыйк. Хәлне күзәтеп торырбыз" диде Башкортстан башлыгы.

Республикадагы шифаханәләргә дә әлегә ачылу рөхсәт ителми. Алар обсерватор буларак эшләвен дәвам итәчәк.

29 июнь иртәсенә республикада COVID-19 йоктыручылар саны – 5315 кеше, узган тәүлектә 48 кешедә вирус табылган. Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин киңәшмәдә китергән саннарга караганда, хәзер республика хастаханәләрендә барлыгы 693 кеше коронавирустан дәвалана, шулардан 32 кеше авыр хәлдә ята.

Татарстанда коронавирус чикләүләреннән чыгуның икенче этабы кысаларында мәктәп яны аланнарына 29 июньнән ачылырга рөхсәт ителде.

XS
SM
MD
LG