Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ярты ел эчендә эшсезләр саны 4 меңнән 32 мең кешегә җиткән


Архив фотосы
Архив фотосы

Бүген 21 мең кеше пособие алып яши.

Казанда ярты ел эчендә эшсезләр саны кинәт арткан. Бу хакта башкаланың мәшгульлек үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Филиппова Казанның оператив штабы утырышында белдерде.

"Быелның беренче кварталында дүрт меңнән артык кеше мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итте. Шуларның 58 проценты эшкә урнашты. Ләкин пандемия башлану сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр бермә-бер артты. Июнь ахырына алар 32 меңгә җитте", диде Филлипова.

Аның әйтүенчә, шул 32 мең кешенең 29 июньгә 26 290се теркәлгән.

"Эшче көчләр арасында эшсезләр 4,1 процентны тәшкил итте. Узган ел бу сан 1 проценттан азрак иде", дип өстәде Филиппова.

Эшсезләргә 12 мең сум күләмендә пособие каралган.

"Эшсезлек буенча пособие алучылар 1 июньгә 21 мең кеше исәпләнә. Шуларның 33 проценты 1 марттан соң эш урынын югалткан. Минималь пособие алучылар саны 50 проценттан артып китә. Бу моңа кадәр эшләмәгән, яки рәсми эш урыны булмаган кешеләр мөрәҗәгать итүе хакында сөйли", диде Гөлнара Филиппова.

Бүген Казанда 15 мең буш вакансия бар. Ихтыяҗ зур булган һөнәрләр арасында кирпеч өюче, пешекче, штукатурчы, арматурчы, менеджер, механик. Ә 16131 кеше читтән торып эшләүгә күчкән.

XS
SM
MD
LG