Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ике кунакханә һәм 11 һостел эшен туктаткан


Туризм өлкәсендә эшләүчеләр саны 30 процентка кимегән, кыскартулар артачак ди түрәләр.

Казанда туризм өлкәсендә кыскартулар дәвам итәчәк. Бүгенгә ул 30 процентны тәшкил итә. Бу хакта Казанның туризм үсеше комитеты җитәкчесе Дарья Санникова башкаланың оператив штабы утырышында белдерде. Очрашуда туризм өлкәсендәге вазгыять турында сүз барды.

"Бүгенгә вазгыятьне аңлар өчен тулы статистика юк. Эшсезләрне санау да катлаулы. Бүгенгә туризм өлкәсендә эшләүчеләр саны 30 процентка кимеде. Ләкин күпчелек хезмәткәрләр административ ялларда утыруын дәвам итә. Безнең фаразларга караганда, туризм өлкәсендә хезмәткәрләрне югалту артачак. Мисал өчен, "Корстон" күңел ачу кунакханә үзәге үз хезмәткәрләре санын 22 процентка кыскартты. Туристик ширкәтләр мәгълүматына караганда, читкә чыгу туризмы 60 процентка, Татарстанга килүче туристлар 40 процентка кимегән", диде Санникова.

Аеруча кунакханәләрнең хәле мөшкел. Әгәр узган елның июнендә кунакханәләр 64 процентка тулган булса, быелның июнендә ул 15,8 процент кына тәшкил иткән.

"Бүгенгә ике кунакканә, 11 һостел эше тулысынча тукталды. Моннан тыш, Kazan Palace by Tasıgo кебек зур отель вакытлыча эшләми", диде ул.

Шәһәр түрәсе әйтүенчә, хәзер кафе террасалары ачылу, елга сәяхәтләре оештырыла башлау, кайбер шәһәрләргә поездлар йөрүе өмет уята.

"Очкычта йөрүчеләр саны апрель аенда 93 процентка төште. Бу халыкара рейс һәм чартерларны ябу белән бәйле. Бүген дә әлеге очышлар юк. Ерак чит илләргә рейслар ачу һәр ил өчен аерым карала. Билгесезлек булуына карамастан, кайбер һава ширкәтләре рейслар ачарга җыена. Əйтик, 2 августтан Төрек һава юллары "Казан-Истанбул" рейсына билетлар сата башлады. Шулай ук Smartwings Чехия ширкәте дә 2 августтан "Казан-Прага" рейсын ачарга ниятли", ди Санникова.

Татарстан туристларны җәлеп итәр өчен яңа програмнар әзерләгән, яңа 35 юнәлеш ачкан. Tatarstan Tourist Pass програмы нигезендә 1 июньнән 15 декабрьгә кадәр Казанга өч көнгә килүчеләргә 1 көн бүләк буларак бара. Шулай ук бушлай экскурсия, програмга кушылган рестораннарда 25 процент ташлама каралган. Иске татар бистәсе буйлап яңа маршрут булдырылган.

Ел башыннан Казанга күпме турист килгәне хәбәр ителмәде. Узган ел Казанда 3,5 млн турист ял иткән булган.

фикерләр

XS
SM
MD
LG